Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кариле егетләре ярышып сәпидле булды (+фото)

Жəйнең иң эссе көнендə, Кариле авылында бик күңелле Сабан туе уздырылды, аның исеме дə үзенчəлекле, жыен дип атала.

Ул, гадәттәгечә, авыл иганәчеләренең көче белән оештырылды. Халык аеруча ат чабышы һәм велосипедчылар ярышын яратып тамаша кылды.

Бу жыенның велосипед ярышын Кариле егетлəре дә елның-елында көтеп ала. Рашит Ильясов исә үзләрен бик саллы бүләкләр белән куандырды. Ярышларда барлыгы 14 малай катнашты. Беренчелекне Кариленнән Сəлəхиев Руслан яулады. Шушы ук авылдан Шакиров Илсаф исә азга гына калышып, икенче булды. Нормадан Йосыпов Рүзəл өченче урынга лаек дип табылды.

Ярышлардан соң хис-кичерешләре хакында белергә теләп егетләрнең яннарына бардым.

- Бик тырыштык, әмма җиңүче бер генә була. Быел пьедесталның беренче баскычына күтәрелү насыйп булмады. Скоросной велосипед,бинокль, фонарь бирделəр үземә, мин бик шат, - диде икенче урынны яулаган Илсаф.

Афәрин егетләр, үзегездә ихтыяр көче табып, җиңүгә омтылуыгыз бары соклану хисләре уята. Бәйрәмне оештырган, иганә ярдәме күрсәткән игелекле эшмәкәрләргә дә ихластан рәхмәт. Җыенда бу хакта еш әйттеләр. Ә менә велосипедта ярышкан егетләрнең куанычтан балкулары бу төр ярышка бүләкләр жәлләмәгән Рашит Ильясовка рәхмәтнең иң олысы булгандыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250