Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кәримә Зәкиева: «Җәемне дөнья читендә гаҗәеп кешеләр белән уздырганга чиксез шатмын» (фото, видео)

Бөтен кыенлыкларга карамастан, бу җәй хәтеремдә уңай хисләр, онытылмаслык мизгелләр калдырды.

Минем исемем Кәримә Зәкиева. Мин Балтач кызы, хәзерге вакытта Казанда медицина фармацевтик көллиятендә белем алам.

Кайчандыр «Рәсәй студентлар отряды» оешмасы турында ишеткәнем бар иде, ләкин ныклап кызыксынмадым. Бу оешма җәйгә студентларны эшкә оештыру белән шөгыльләнә.

Студентлар отрядының әллә ничә төрле эш юнәлеше бар, шулар арасындагы путина отряды турында миңа әти-әнием сөйләде.

Путина — балыкның күп булган чоры, шуннан путина отряды барлыкка килгән дә инде. Бу отрядлар җәй көннәрендә Камчатка ягының заводларында эшлиләр.

Бу проект мине бик кызыксындырды. Бу хакта «Студентлар путина отряды» вәкиле райондашым Мәликә Низамовадан җентекләбрәк сораштырдым. Ул миңа нәрсәнең нәрсә икәнен аңлатты, әмма быелга отряд тупланган һәм урыннар калмав турында хәбәр итте.

Минем, әлбәттә, кәефем төште, ләкин күңелсезләнмәскә карар кылдым. Берничә көннән Мәликәдән урын килеп чыкты дигән хәбәр килде, мин «барам!» дип җавап бирдем. Шулай итеп мин бу сәфәрнен соңгы вагонына «сикердем».

Безнең уку йортыннан Камчаткага мин үзем генә бардым. Әмма аэропортта безнең республика һәм күрше төбәкләрдән егетләр һәм кызлар белән танышып дуслаштым.

Заводта эш балык белән бәйле. Балыкны төрләрдән сайлап алудан башлап, аны суытып сатуга жибәрүгә хәтлек. Мин чистартылган балыкны блок-формаларга җайлап, төгәл авырлыкны сайлап, суыткычка жибәрә идем.

Безнең завод бик зур түгел иде. Яшәү шартлары бик шәп булмаса да, без җайланган вагончикларда яшәдек, душ та шундый вагончикта иде. Әмма нәкъ менә шундый вакытларда материкта һәм ярымутрауда яшәүнең аермасын тоя башлыйсың. Булганына рәхмәтле булырга өйрәнәсең. Сменалап эшләмәдек, безгә алдан балык килүе турында хәбәр итә иделәр.  Хезмә хакы әйбәт иде, студентлар өчен монысы да кирәк.

Буш вакытыбызда без хуҗалык эшләре белән шөгыльләндек, Охот диңгезендә булдык, Сопкага мендек. Отряд белән берлектә үзебезгә спорт уеннары оештырдык, гитара белән җырлар җырладык, дискотекалар оештырдык, мондагы халык белән дуслаштык, кичләрен фильмнар карадык.

Башта Казаннан Мәскәүгә очып, аннары Петропавловск-Камчатский шәһәренә 8 сәгать тирәсе самолетта очтык. Самолеттан бик матур күренешләр иде. Безне Елизово шәһәренә төшкәч автобус белән конторга алып бардылар. Рәсмиләштергән вакытта шәһәр буйлап йөреп килдек, ерактан булса да мәһабәт вулканнарны карадык. Кичке вакытта шул ук автобус белән вертолет площадкасына кадәр бардык. Анда күпмедер вакыт көтеп утырдык. Аннары йөкләрне төяп вертолет белән Тигиль авылына очтык. Вертолеттан гадәттән тыш, чиксез тайгага, сопкаларга күренеш ачыла. Аннары вахта машинасында Палана авылына юнәлдек. Билгеләнгән урында безне ашатып йокы урыннары әзерләделәр. Иртән тундра буйлап хищник-вездеход машинасында Лесная авылына юл тоттык. Юлда кыр тавыкларын, аюларны, төлкеләрне очраттык, безне әйләнә-тирәдәге искиткеч матурлык сокландырды: тундраның төрле үсемлекләре (күк-җиләк, нарат җиләге, зелпе, саз җиләге, эрбет агачы), чәчәкләр, иван-чай (кая карама, ул бөтен җирдә үсә иде). Иң кызыгы — аюларны якынннан күрү иде. Алар әледән-әле безнең завод янына килеп йөрделәр. Мөгаен, аларны балык исе кызыктыргандыр. Без аларга биек койма аша карап тордык.

Камчаткага без 11 июль киттек, 24 августта өйдә идек инде. Сәгать пояслары, климат үзгәрү — тагын бер кызыклы факт, монда вакыт 9 сәгать алдан бара. Камчаткага килгәч вакыт аермасын тойдым дип әйтә алмыйм. Шулай ук климатка да тиз ияләштем, артык кыен булмады. Кайткач тәүлек буе йокладым һәм азрак чирләп алдым.

Бөтен кыенлыкларга карамастан, бу җәй хәтеремдә уңай хисләр, онытылмаслык мизгелләр калдырды. Ашханәдә икра ашаттылар, без аны зур кашык белән ашый идек, күп итеп балык ашадык, уха пешердек, хәтта Камчатка крабын авыз итәргә дә насыйп булды. Хәзер инде мин балыкның төрен тиз аерып алам. Киләчәк өчен бик кирәкле белем һәм яхшы тәҗрибә дип уйлыйм. Мондагы матур пейзажлар, җылы атмосфера күңелләрдә әле озак сакланыр. Менә шушыны мин бәхет дип саныйм, ә бәхетле булырга күп кирәкми диләр.

Камчатка — ул ыгы-зыгыдан ял, табигать белән берләшү. Җәемне дөнья читендә гаҗәеп кешеләр белән уздырганга чиксез шатмын.

Әгәр сиңа 18 яшь һәм син студент икән, безнең белән син дә бара аласың. Җәеңне матур, күңелле, онытылмаслык итеп үткәрәсең килсә — путина отрядларына рәхим ит. Бушлай Камчатканы карап, акча эшләп кайту - чынбарлык!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев