Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Карлыган куакларына корткычлар ияләштеме?

Зарарлы корткычларга каршы көрәшне башларга вакыт.

Эссе көннәр башлану белән җимеш куакларын төрле корткычлар баса башлый. Алар күренү белән җиләкләрне һәм карлыган, крыжовник куакларын коры горчица порошогы кушып ясалган эремә белән эшкәртергә кирәк. Моның өчен 10 литр суга 100 грамм горчица алына. Аларны кушып болгаткач, ике көн тышта тотасың һәм, сөзеп, су белән яртылаш сыеклыйсың. 10 литр сыекчага 40 грамм кер сабыны кушарга кирәк. Әлеге сыекчаны алма, чия, слива агачларына да сибәргә мөмкин. Ул яшелчә-җимешләрне төрле зарарлы бетләрдән, корткычлардан коткарачак.

Корткычларга каршы көрәшү өчен чыгарылган “яшел сабын” белән ботак очларына сырган бетләрне юып төшерергә була. Әгәр инде яшел, кара бетләр күпләп сырган булса, 10 литр суга бер аш кашыгы аш серкәсе эссенциясе кушып сиптерегез. Бер-ике тапкыр кабатлаганнан соң, зарарлы корткычлар юкка чыгар.

Горчица порошогын хоста кебек үләннәрнең тирә-ягына сибү отышлы булыр. Төрле корткычлар качып бетәчәк.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җимеш