Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Карлыган яфрагы киптердегезме?

Кара карлыганның никадәр файдалы булуын белгән кеше аны җәй генә түгел, кыш буе да куллана.

Кара карлыганның җиләкләрен һәм яфракларын гиповитаминозлардан һәм авитаминозлардан, зәңгеләдән, ябыктыра торган авырулардан кулланалар. Бөреләрен һәм яфракларын сидек кудыргыч, температураны төшерә торган һәм тирләткеч дару буларак файдаланалар. Баллы суты яисә җиләкләреннән ясалган сиробы коры ютәлдән, тамак авыруларыннан ярдәм итә.

Карлыганның холестеринны бетерү һәм токсин матдәләрне, авыр металл тозларны организмнан чыгару сәләте аларда пектиннар булуга бәйле. Пектиннар диурезны (сидек бүлеп чыгаруны) арттыра, йокыны яхшырта, артериаль басымны төшерә. Җиләкләрен һәм яфракларын ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте, төрле тимгелләр һәм тире авырулары белән авырганда файдаланалар.

С витамины чыганагы буларак, шикәр белән төелгән карлыган аеруча файдалы. Кипкән җиләкләре генә аңардан бераз калыша. Карлыганда С витаминын тарката торган ферментлар юк диярлек, шуңа күрә ул туңдырылган җиләкләрдә дә яхшы саклана, дип яза Кызыл таң.

erid: 2VtzqumtM4F

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халык медицинасы карлыган

erid: 2Vtzqwfh92B