Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кавын сайларга өйрәнәбез

Август ае - кавын белән карбызның иң тәмле, пешкән чаклары. Шулай да, әлеге җиләк-җимешләрне сатып алганда, игътибарлы булырга кирәк. Безнең киңәшләр сезнең өчен файдалы булыр дип ышанабыз.

Иң элек, кавынның төрләренә тукталып китик:
"Колхозница" - зур булмаган түгәрәк кавын. Бу төре юлда килгәндә дә өлгереп җитә. Эче сары, баллы, кайчагында яшькелт тә булырга мөмкин. Бик өлгергәне дә хуш исе белән әллә ни мактана алмый. Мондый кавын безнең бакчаларда да рәхәтләнеп үсә ала.

"Торпедо" - озынча, шактый зур кавын. Тышы аксыл сары, челтәрләнеп тора. Эче бик баллы, сусыл һәм хуш исле. Ул тулысынча өлгергәч кенә өзелергә тиеш. Шуңа бик җентекләп сайларга кирәк.

"Канталупа" - азрак кысылган сары кавын, тышы челтәрләнеп тора. Баллы, әмма бик сусыл түгел.

Кавынны сайлаганда белергә кирәк:
- Кавын алганда иң беренче сабак очына игътибар итегез. Өлгергәненеке кипкән була.
- Чатнаган, ярылган кавынны алмагыз. Ул бик тиз бозыла, ярыклар аша аңа микроблар керә.
- Кавынны бармак белән баскалап карыйлар. Каты кабык аның өлгереп җитмәгәнен сиздерә. Бик йомшак икән - артык өлгергән, тиздән бозылачак.
- Җитешкән кавыннан һәрвакыт хуш ис килеп тора.
- Суккалаганда тонык тавыш чыкса, кавын өлгергән


Чыганак: http://sabantuytatar.ru/2016/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250