Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кавын үстерәсезме?

Һава торышына бөтен нәрсә бәйле. Адәм баласының сәламәтлеге, кәефенә дә һава торышы нык йогынты ясый.

Табигатьтәге җәнлек, үсемлекләрнең дә кайберләренә эссе җәй килешә, кайсына юк. Менә быел алма ишелеп уңды, дибез, миңа калса, бакчадагы бар яшелчә-җиләк-җимеш зарланырлык булмады. Үзебезгә җитәр, Алла бирса.

Мин үзем быел дүртенче елын инде кавын утыртам. Беренче елларда тәҗрибә өчен 2-3 төп утыртып карадым. Күңел үсте, быел 6 төп утырттым. Дөрес, безнең якларда кавын эссе елларда гына җитешә. Узган ел гел яңгыр булгач, сабакка котырды да, куптарып кына аттым. Быел инде беренче кавынны авыз иттек, тәмле. Әнә, тагын тәгәрәшеп яталар түтәлдә. Сортының исемен дә белмим, үстерүнең агротехникасын да кулланмыйм. Тиресләп җиргә уҗымын утыртам да, су гына сибәм. Ә сезнең бакчада нинди ят яшелчә-җимешләр үсә?

Гөлсинә Животникова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250