Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

КАЙСЫ ЯКТА КЫЗНЫ НИЧЕК СОРЫЙЛАР?

«Ватсап» дигән элемтә чарасына минем башта бер дә исем китмәде. Вакытны ашый торган кирәксез бер өстәмә эшкә санадым. Яшь барганныкы да булгандыр инде. Яшьләргә, бала-чагага хас шөгыль кебек кабул иттем аны. Үткән кыш мин дә ватсаплы булдым бит. Балаларыбыз туганнардан торган «туган-тумачалар» дип исемләнгән бер төркем дә булдырып куйдылар. Кайсыбыз...

Моңарчы, Арча педагогия училищесында бергә укыган төркемдәшләр белән кәрәзле телефон аша сөйләшкәләп тордык. Беребезнең яңалыкны бер-беребезгә җиткергән булабыз. "Ватык телефон" уенындагы кебегрәк инде. Ә быел март аенда тоттык та, ватсапта үзебезнең төркемне булдырдык. Рәхәтләнәбез хәзер. Беребезнең хәлне икенчебезгә сөйләп, сүз күчереп йөртәсе юк. Бөтенебез бергә әңгәмә корабыз. Кайсы көннәрдә нәкъ очрашып сойләшкән кебек булып китә.
Июль, август айларында аеруча җанландык. Ураза бетүгә, кайсыбызның кызы кияүгә чыкты, кайсыбызның улы өйләнде. Бер группадашыбызның улын бергәләп армиягә "озаттык". Кыз бирү, килен төшерү йолалары белән шау иттек. Кайда ничек - һәркем үзенекен исбатлый. Группадашлар арасында Буа, Әлки, Спас, Балык Бистәсе, Балтач, Апас, Әтнә, Арча, Питрәч, Кайбыч, Кама Тамагы, Казан, Түбән Камада яшәүчеләр бар. Кыскасы, бөтен Татарстанга таралганбыз дияргә була.
Бу җәйдә кайсы якта кызны ничек сорыйлар, кыз сорарга барганда ниләр алып баралар, сүзне ничегрәк башлыйлар, кызны ничек озаталар, нинди мендәргә бастырып каршы алалар, авызга бал-майны нинди сүзләр белән каптыралар, никахка егет ягы ничә каз, нинди ипи, никадәр чәкчәк алып бара - бөтенесен белеп бетердек. Бер группадашыбыз кыз сорарга баргач, сүзне ничек башлау турында гәп куертып җибәрде, чөнки кыз сорарга барырга әзерләнәләр. Төрле киңәшләр бирделәр. Минем кыз сорарга барасым булмаса да (улларым юк, миндә кызлар), киңәшне бирдем әле, кешене өйрәтергә җиңел бит.
Болай дип яздым ватсаптагы төркемдә: "Сез бу турыда сөйләшә башлагач, үземне сорарга килгән вакыт искә төште. Егерме өч ел элек август аенда сорарга килгәннәр иде. Булачак кайнатам сүзне болай башлады: "Безнең нинди ният белән килгәнне беләсездер инде". Менә шулай башлагыз", - дидем. Минем күңел булсын өчен генә әйткәндерме, бер группадаш кызыбыз "сүзне нәкъ шулай башладык" дип язды. Сөендем инде. Әле беркөнне үзләренә: "Кыз сорау, килен төшерү, кыз озату йолалары буенча бер фәнни эш якларлык булды инде, кызлар", - дип яздым. Чөнки әллә никадәр мәгълүмат тупладык бу җәйдә.
Бер Татарстанда яшибез, ә йолаларда хәйран аермалар бар. Бу темаларга сөйләшү рәхәт тә, кызыклы да, бәхәсе дә күңелле генә килеп чыга. Авырып китмик, үлем-китем килмәсен, гаиләләребез бөтен булсын. Менә алары хакында сөйләшүләр, кайгы уртаклашулар бик авыр. Шөкер, бу арада группа белән күңелле хәлләр, кышка төрле кабымлыклар ясау хакында фикер алышып мәш киләбез. Бакчада үстергән җиләк-җимешләребез, матур чәчәкләребез белән мактанышабыз. Уку елы яңалыклары белән танышабыз, эш программалары, дәреслекләр хакында гәп куертабыз, бер-беребезгә киңәшләр бирәбез. Кыскасы, шәп. Бакчадагы уңышларны, йөргән җирләребезне фотога төшереп, төркемгә атабыз. Безнең группа укыганда да иң дус, иң тату, иң күңелле группа булды. Әле дә күңелле яшибез.
Төркемне төзегәч тә, кирәкмәгән мәгънәсез фотолар, видеолар җибәрмәскә, төнге унбердән соң нык кирәк булмаганда язышмаска дип, килешү төзедек.
Исән-имин булыйк та, аралашып, бер-беребезнең шатлыкларына сөенеп, зур борчулар күрмичә, балаларга һәм оныкларга куанып яшәргә язсын, төркемдәшләрем. Группадашлар арасыннан ватсапка кемнәр кереп бетмәгән - хәбәрләрегезне бирегез. Без Хөсәен Фатыйхович җитәкчелегендәге группа Арча педагогия училищесын 1990 елда тәмамлаган идек. Ватсаптагы "АПУ-"В" төркеме сезне көтә.
Лилия НӘКЫЙПОВА.
Көшкәтбаш авылы.
tatyash.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

1

1

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250