Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Каз мамыгыннан евро юрган сыру серләре (фото)

Бер евроюрганга 1кг каз мамыгы кирәк. Үрдәк йоны белән дә эшләргә була. Ул нәкъ каз мамыгы төсле икән.

Шода авылында узган каз өмәсе вакытында Гөлсем ханым Миңнебаева 90 нчы елларда мондый юрганнарны тегеп сатып, гаилә бюджетын шактый ныгытуын сөйләде. Үзенең 35 ел элек сырган юрганы, көн дә ябынып ятсалар да, әле өр-яңа. 

Сүрүне 20 см тирәсе ара калдырып тигез итеп сырып чыкканнар. Һәр арага учлап каз мамыгы алып, шуны әкрен-әкрен кулдан ычкындырып полоса буйлап таратып чыгасың, аннан икенчесен, өченчесен. Тутырып бетергәч авызын ике яклап тегеп куясың.

Бер евроюрганга 1кг каз мамыгы кирәк. Үрдәк йоны белән дә эшләргә була. Ул нәкъ каз мамыгы төсле икән. 

Бәби арбасына кую өчен тегелгәне тагын да үзенчәлекле. Аны озынча итеп сырганнар яртылашын астына җәясең дә калганын өстенә әйләндереп ябасың. Сабый мәмердәп җылыда йоклый.

Тагын шунысы бар яңа тутырылган мендәр, сырылган юрганнарны бер ел исе китсенгә киптерергә, җилләтергә кирәк. Шуннан исе дә бетә, кабарып та китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев