Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Казан тирәсендә кемнәр окоп казыган? Исемнәре кирәк.

Быел "Казан каймасы" ("Казанский обвод") төзелүгә 75 ел тулды. Аны Бөек Ватан сугышы елында Казанны саклап калу өчен танкларга киртә буларак төзиләр. Төзелешкә Татарстанның 34 районыннан эшчеләр җибәрелә. Башкаланы һәм якын-тирә районнарны немец-фашист гаскәрләреннән саклау максатыннан төзелгән, ярымбоҗра рәвешендә уратып алган гигант корылманың озынлыгы 331 километр тәшкил иткән. Аны эшчеләр...

Быел "Казан каймасы" ("Казанский обвод") төзелүгә 75 ел тулды. Аны Бөек Ватан сугышы елында Казанны саклап калу өчен танкларга киртә буларак төзиләр. Төзелешкә Татарстанның 34 районыннан эшчеләр җибәрелә. Башкаланы һәм якын-тирә районнарны немец-фашист гаскәрләреннән саклау максатыннан төзелгән, ярымбоҗра рәвешендә уратып алган гигант корылманың озынлыгы 331 километр тәшкил иткән. Аны эшчеләр 4 ай эчендә төзеп бетергән.
- Безнең районнан барлыгы 20 кеше җибәрелә, - ди район архивы мөдире Әлфия Атабаева. - Балта осталары: Аланнан-3, Сәрдегәннән 2 кеше. Җир казучылар: Кили, Нормабаш, Пүскән, Яңа Салавыч, "Яңа тормыш", "Тимошенко"(Яңгул) - 2шәр, Иске Салавыч, Бөрбаштан өчәр кеше. Ләкин безнең архивта аларның исем-фамилияләре юк.
Архив хезмәткәре әлеге мәгълүматны 1941 елның 22 октябрендә үткән ТАССР Хезмәт ияләре депутатларының Балтач район советы башкарма комитеты утырышының 29нчы номерлы Беркетмәсендәге көн тәртибенә кертелгән "Кызыл армиянең оборона төзелеше идарәсенә эшче көчләр бирү буенча" дигән пунктына таянып җиткерде.
Окоп казу эшләрендә йөз меңнән артык кеше катнашуы теркәлгән, дип яза республика матбугаты. Алар гаять тә кырыс шартларда эшләгән. 40 градуска кадәрге кышкы салкыннарда өшеп, меңәрләгән кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Җылы өс-баш, җитәрлек эш коралы булмау зәмһәрир суыкларда газап чиктергән. Үлем очраклары да, бәхетсезлек очраклары да булган. Йөзәрләгән кеше чиргә сабышкан. 2014 елда Болгарда "Казан каймасы"н булдыруда катнашканнар истәлегенә һәйкәл дә куела.
Хөрмәтле райондашлар! Шушындый авыр, югалтуларга дучар иткән хезмәтне башкаруда безнең районнан кемнәр катнашты икән, белергә ярдәм итсәгез иде. Әти-әниләрегез, әби-бабаларыгыз булса, истәлекләре сакланган икән, зинһар, район архивына, я "Хезмәт" редакциясенә хәбәр итсәгез иде, һичьюгы, сайтта әлеге язма астына комментарие итеп яза аласыз. Ни өченме? Чөнки хәзер "Казан каймасы" белән бәйле истәлекләр турында һәр районда мәгълүмат җыю бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250