Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Казанның Дәрвишләр бистәсендәге янгында өч кеше һәлак булганнан соң җинаять эше кузгатылды

Тынычлык урамындагы бер йортта чыккан янгында ир-ат, хатын-кыз һәм бер яшьлек сабый һәлак булган.

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Казанның Дәрвишләр бистәсендәге янгында өч кеше һәлак булганнан соң җинаять эше кузгатылды. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Янгын сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында килеп чыккан.

Көек исенә уянып киткән әни кеше балаларына икенче кат тәрәзәсеннән сикерергә кушкан һәм үзе дә алар артыннан ташланган. Гаиләнең калган әгъзалары фатирдан чыга алмаган.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Янгын кичә иртән Тынычлык урамындагы бер йортта өч бүлмәле фатирда чыккан. Ут белән көрәшүчеләр 62 яшьлек хуҗабикәне, аның 43 яшьлек малаен һәм бер яшьлек оныгын табып алган. 33 яшьлек хатын-кыз, шулай ук аның 10 һәм 5 яшьлек балаларын хастаханәгә озатканнар.

 

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын