Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кем ташлый, кем сатып ала

Соӊгы дистә елларда тормышыбызда мичкә яга торган утынга игътибар күпкә кимеде. Кая инде ул райпланнан язуын алып, лесхозга барып түләп, лесникка ялынып, трактор яллап урман кисүләр, утын әзерләүләр. Кайткач ике куллы пычкы белән «кәҗә»гә салып аны кисүләр, аннан чиләнә-чиләнә ботаклы түмрәннәрне ярулар… болар барыс ы да онытылып бара шул.

Яшьләр өйдәге газ ягуны, җылылыкныӊ булуын кояш, ай кебек табигый хәл буларак кабул итәләр. Ә шулай да бистәбездә утынга сорау бар икән әле, кемнәрдер утын мунчасы шифалы дип, утын яга, әле хайванга «буржуйкаларда» азык пешереп бирүчеләр дә шактый. Бу турыда сайтыбызда, газетабызда утын сатабыз, дип чыккан игъланнар шуны сөйли. Акчаӊ булса, утын киселгән, ярылган, китереп тә бирәләр. Әмма шул ук вакытта ягарга яраклы агачлар, утынга файдаланырга мөмкин булгач калдыклар белән чүп полигоныныӊ тулуы борчый. Бәлки, аларны бер урындарак бушаттырып, халыкка яӊадан файдалана ала торган итәргә кирәктер?! Сарыф итә итә, еллар үткәч агачка кытлык килмәсме соӊ? Сез ничек уйлыйсыз?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: