Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кенәбаш юлы чокырларга баеды (+фоторепортаж)

Моннан бер ун еллар чамасы элек Кенә белән Кенәбаш арасына асфальт юл салынган иде.

Ул вакытларда әлеге юлдан йөрүчеләрнең сөенече эченә сыймады. Берничә елдан юлның кайбер өлешләре җайлап бозыла, ә аннан соң хәтта җимерелә дә башлады. Һәм менә бүгенге көндә Кенәбашка якын юлдагы асфальтны асфальт дип атарга да авыр. Биредәге сикертмәләргә кызуырак тизлек белән килеп керсәң, я күкләргә очып Балтач күренәчәк, я машинаң шәп кенә җимереләчәк. Дөрес, районыбызда мондый юллар бер бездә генә түгел, әйбәтләп уйлап карасак район үзәгеннән ераграк урнашкан һәрбер авылга баручы юллар шушындый халәттә. Алай да сабыр авыл халкы булыр әле безнең урамда да бәйрәм дигән уйлары белән тыныч кына сикертмәле юллардан йөрүен дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250