Керик әле урманнарга...
Һадыев Фәргать Фатыйх улы 1970 елныӊ 25 октябрендә Бөрбаш авылында туган, 8 сыйныф укыганнан соӊ 1986 елда Лубьян урман хуҗалыгы техникумына укырга керә. Укуын тәмамлагач, ике ел армия сафларында хезмәт итә. Армиядән соӊ 9 ел Балтач техник инвентаризация бюросында эшли, аннан соӊ шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. 2006 елда урман хуҗалыгы...
- Фәргать әфәнде, беренче сорау. Балтач урман хуҗалыгы бүлекчәсе дип атала, Кили авылында урнашкан. Моӊарчы ул Кече Лызи авылында эшчәнлек алып бара иде, дип беләбез.
- Әйе, бу дөрестән дә шулай. Һәрнәрсә үзгәреп тора, шул исәптән безнеӊ тармакта үзгәрешләр булып тора. Алдагы елларда Кили урман хуҗалыгы, Балтач урман хуҗалыгы, дип йөртелсәләр, хәзер без берләшеп Балтач урман хуҗалыгы бүлекчәсе, дип аталабыз, үзәге Кили авылында. Шул ук вакытта Кече Лызи авылында булган җитештерү базасы да безнеке, ул хәзергә вакытлыча эшләми. Безгә гомуми 14 меӊ гектар урман, ягъни безнеӊчә 157 квартал беркетелгән. Безнеӊ урманнар Балтач районында гына түгел, Саба, Арча, Кукмара районы, Мари Республикасы һәм Киров өлкәсе җирлегендә урнашкан.
- Бүгенге көӊдә урманчылык ни белән шөгыльләнә?
- Урман хуҗалыгыныӊ төп бурычы - ул урманнарны үстерү, саклау һәм халык хуҗалыгы өчен кирәкле материаллар җитештерү. Кул астында барлыгы алты мастер эшли. Елга 600 меӊгә якын үсенте үстерә торган питомнигыбыз бар, анда ел әйләнәсе 3 кеше эшли. Урманны үстерү, тулыландыру юнәлешендә күпкырлы эш алып барабыз. Чыршы, нарат агачы үсентеләре генә тәрбияләмичә, пихта, кедр кебек үсентеләрне дә күбәйтергә исәп. Кече Лызи авылында урнашкан базадагы биналар төзек, чиста хәлдә саклана. Узган ел Казанда урман әзерләү буенча Россия беренчелегенә әзерләнгәндә ихтыяҗ булганлыктан эшләтеп алдык. Җиткерелгән йөкләмә буенча идән такталары, плинтуслар, өйләрне төреп алыр өчен такталар чыгарылды. Ул базаны эшләтү барыннан да элек кеше факторыннан тора. Квалификацияле белгечләр булганда анда күп нәрсә җитештерә алабыз, сигезәр моторлы станокларны теләсә ничек кулланасы килми иде. Шул ук агач ега торган пычкылар хәзер зур егәрле, ышанычсыз кешегә тапшырып та булмый. Ә эшләргә килергә теләүчеләр юк дәрәҗәсендә.
Бүгенге көндә үзәк базада, Килидә ленталы пилорама эшли, анда барлык төр такталар эшләп чыгарабыз. Ихтыяҗ бар, төрле эшләнмәләргә заказлар кабул итәбез. Менә стационар пилорама алдык, шушы көннәрдә эшләтеп җибәрсәк, җитештерү тагын да югарырак, сыйфатлырак булыр дип көтәбез. Бездә бер әйбер дә чүплеккә ташланмый, чыккан агач, такта кырыйларын, шулай ук пычкы чүбен сатабыз. Җитештерү планнарын үтәп барабыз, һәр мастерга 300 пар каен миллеге әзерләү, елына карап 5 тонна чыршы һәм нарат күркәсе, 15әр килограмм нарат һәм каен бөресе җыю, 300 килограмм каен суы әзерләү бурычы куела. Күмәк хуҗалыклар мөрәҗәгать иткәндә кыш көне терлекләргә витамин өчен чыршы ботакларын әзерләп бирәбез. Менә бүгенге көндә мунчала чыгарабыз, монысы да безнеӊ күрсәткечләргә уӊай нәтиҗә ясар, дип уйлыйбыз. Үзебезнеӊ лебедкалы тракторыбыз бар, урман чыгару вакытында төп лесхоздан аерым урман ташу техникасы бирелә. Бу елда 7 меӊ 400 кубометр урман чыгарасы бар, 4 меӊ кубометрдан артыгы инде киселеп озатылды. Төп лесхозда 2 урман кисүче комбайн бар, аларныӊ һәркайсы көнгә 170 кубометр агач әзерләргә мөмкинлек бирә.
- Урманнар хәзер, бигрәк тә комбайннар белән киселеп бетә инде, дигән фикерне урман янында яшәгән авыл кешеләреннән еш ишетергә була.
- Безнеӊ урманчылыкта 157 квартал бар, ел саен 3 квартал киселсә, моныӊ өчен 50 ел кирәк булыр иде. Ә 40-50 ел эчендә урман тулысынча сафка баса, өлгерә. Урманны кисмичә дәвалап булмый. Карт агачларныӊ кислород бүлеп чыгару функциясе күпкә кими, алар арасында авыру, корыганнары күп. Шунлыктан урманны кварталлап кисүгә күчәргә уйлыйбыз. Шул ук Пүскән, Чапшар, Бөрбаш, Нормабаш авыл халкы 50-60нчы елларда кварталлап кискән урманныӊ бүгенге көндә инде кисү өчен яӊадан җитешүен күрәләрдер дип уйлыйм. Карт урман үсә торган җирдә яшь үсенте үсәргә мөмкинлек юк. Урманда йөргәндә кеше аяк басмаган урыннарга килеп чыгасыӊ да, анда үсеп утырган килеш черегән, картайган агачларны күргәч, дөрестән дә урманны яӊартырга кирәклегенә инанасыӊ. Бөек Тукай әйткәнчә, «Бик куе булганга, монда җен-пәриләр бар, диләр,Төрле албасты, убырлар, шүрәлеләр бар, диләр». Аларын күргән юк, ә Нормабаш урманында 300 еллык нарат үскәнен күпләр әле белмидер, аныӊ кәүсәсен кочакларга 3 зур ир-атныӊ колачы җитми. Алар өч нарат бер җирдәрәк үскәннәр, кызганыч, икесе 2010 ел корылыгында һәлак булдылар.
- Олы юллар буена утыртылган каеннарныӊ күбесе 2010 елдагы корылыктан зыян күрделәр, бүгенге көндә алар баскан килеш череп утыралар. Шулай ук кипкән чыршылар урманнарны күӊелсезли, алар буенча нәрсә эшләнә?
- Утын кирәк кешегә аз гына түләп аларны кисеп алырга була иде. Хәзерге вакытта корыган каен полосаларын кисүне алып бара башладык, моныӊ буенча эшне тиздән тәмамларбыз, дип уйлыйм. Кипкән чыршы урманнарына килгәндә, аныӊ төп сәбәбе искә алган 2010 елгы корылык һәм шуныӊ нәтиҗәсе буларак агач кайрысы кортыныӊ үрчүе. Бу безнеӊ якларда гына түгел, хәтта тайга урманнарына да кагылды. Чыршы агачы авыруга тиз бирешүчән, шунлыктан төп зыянны алар күрде. Моныӊ буенча да планлы рәвештә кисү бара. Кисү генә түгел, зыян күргән агачларны алыштыру буенча эш бара, ел саен басуларны эрозиядән саклау өчен полосалап 40 гектар үсентеләр утыртабыз. Читтән караганда, андый җирләрдә чүп үләне үскән кебек тоелса да, чынлыкта алай түгел. Корыган үсентеләр урыны 7 ел буе бөртекләп яӊартыла, төпләре чистартыла. Елга дәүләт урман фонды өчен яӊадан 30 гектарда урман үсентеләре утыртыла. Бер гектарга 3 меӊ 500 үсенте утыртылуын исәпкә алсак, моныӊ нинди колачлы эш икәнен күзалларга була.
- Нинди хыялыгызны тормышка ашырыр идегез?
- Иӊ зур хыялым, аерым теплица булдырып, башка урманчылыкларда булмаган экзотик агачлар, куаклар үрчетү белән шөгыльләнү. Аны тормышка ашыру өчен беренче адымнарны ясый башладык, туя, кытай чәе үсентеләрен төпләндердек. Бу эшне фәнни яктан нигезләп, киӊәйтеп, үзебездә үстереп, район халкына таратасы иде. Агач бит ул безгә яшәр өчен югарыдан бирелгән, һәр агач, һәр үсенте урманда гына түгел, авылларда, өй тирәләрендә, бакчаларда матурлык таратып үссеннәр иде.
Әңгәмәдәш - Вакыйф ЗӘКИЕВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев