Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кеше белән эшләү җиңел түгел, тик тәртип сагында да торырга кирәк

Һәркайсына сәламәтлек, гаилә бәхете һәм эшләрендә уңышлар теләп калабыз

17 ноябрь көнне участок вәкилләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп уза. Шушы бәйрәм уңаеннан район эчке эшләр бүлегендә 2002 елдан бирле хезмәт куючы, шуның сигез елын участок вәкиле булып эшләүче Наил Нурислам улы Фәйзрахмановның хезмәт юлы турында сөйләшеп алдык.
Наил 2002 елда педагогик институтны тәмамлап, физкультура һәм ОБЖ укытучысы белгечлеге алып, районга кайта. Мәктәпләрдә эш урыны белешеп карый яшь укытучы, ләкин бер генә мәктәптән дә тапмый, булганы да ярты ставкага гына эшләргә тәкъдим итә. Мәктәп елларыннан күңелендә булган хыялын чынга ашыру максаты белән яшь белгеч район эчке эшләр бүлегенә бара, ул вакыттагы җитәкче Равил Таҗетдинов Наилне балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлегенә (ПДН) билгели, ләкин башта бер ай стажировка үтәргә туры килә. Бер ай бик тиз генә үтеп китеп, Наил 2002 елның 1 июленнән официаль төстә эшкә алына һәм шул көннән башлап 15 елга якын ул ПДН инспекторы булып хезмәт итә. 
— Мин ПДНда эшли башлаган вакытта яшүсмерләр күбрәк спиртлы эчемлек эчеп эләгәләр иде. Хәзер урамда сыра яки башка төр алкогольле эчемлекләр эчкән яшүсмерләрне бик очратып булмый. Ул вакытларда әле дискотекалар заманы иде. "Хыял"да, "Факел"да, район мәдәният үзәгендә атнаның төрле көннәрендә дискотекалар була иде. Норма яшьләре дә "Факел"га менә иде, үзәктән дә яшьләр шунда төшә иде, менә шул вакытларда саклый идек инде эләгешеп китмәсеннәр, сугышмасыннар дип. Балигъ булмаганнар тарафыннан эшләнгән зуррак җинаятьләр дә булды. Группировкаларга оешып, акчалар җыю башланды бервакыт, аңа каршы көрәшеп, җинаять эшләре кузгатып, бу хәлне туктаттык. Балигъ булмаганнарның җенси кагылгысызлыгы буенча да берничә очрак теркәлде районыбызда. Телефон чыккан гына вакытта шундый бер хәл дә булды. Эш буенча СПТУга төшкән идем, миңа интим характердагы бер видео күрсәттеләр, андагы кызны танып алдым, ул Балтачныкы иде, әлбәттә инде мондый очракта күз йомып калып булмады. Бу факт буенча егет кешегә карата эш кузгатылды.
ПДНда эшләгәндә амораль яшәү рәвеше алып барган гаиләләр белән дә күп эшләнде. Гаиләдә кечкенә балалар бар, ә әти-әни беркая эшләмичә, кәеф-сафа корып йөрүдә. Балага бу гаиләдә зыян булуын күреп, балалар йортына җибәрү очраклары да булды. Шундый бер гаиләнең балаларына балалар йортыннан соң дәүләт фатирлар биреп, бүгенге көндә алар әйбәт кенә яшиләр.

Араларында чынлап торып айнып, тормышын рәтләп җибәргәннәре дә булды. Кызганыч, амораль яшәү рәвеше алып баруны дәвам итүчеләр дә бар иде, андыйларны ачык-лый идек, балигъ булмаганнар белән эшли торган комиссиягә эшләрен бирә идек, комиссия әгъзалары белән фикерләшеп, уртак фикергә килеп, алкоголизмнан дәваланырга җибәрә идек, үзебез дә илтеп куйган вакытлар була иде. Ул вакытларда район үзәк хастаханәсе, бигрәк тә Рашит Кәлимуллович белән кулга-кул тотынып эшләдек. Андый гаиләләрдә тәрбияләнә торган балаларга бәй-рәм кәефе бүләк итү исәбеннән, Яңа ел алдыннан, Кыш бабай һәм Кар кызы булып киенеп, үзебез бүләкләр әзерләп, балаларны сөендерергә тырыша идек. Бу эш әле дә дәвам итә.
Дистә ел тирәсе эшләгәчтер инде Равил Әсхәтдинович янына кердем, мине берәр авылга участковый итеп куегыз әле, дип. Наил, башта үз урыныңа үзең кебек эшли торган кеше тап, аннан карарбыз, диде. Шулай итеп мин тагын шушы бүлектә калдым. Эшли башлаганда Раушания Гыйниятуллина белән эшли башлаган идем, ул Бөгелмәгә күчкәч, Ләйсән Шакирова белән эшләдек, аннан инде ул декрет ялында вакытта Ләйсән Нәҗипова белән бүлек эшчәнлеген дәвам иттек. Бу бүлектә ике генә штат булганлыктан, 2016 елда мине ниһаять участковый итеп күчерделәр һәм бүгенге көндә мин Норма зонасында өлкән участковый булып торам. Миңа Сосна, Кариле, Иске Салавыч, Яңа Салавыч, Биктәш авыллары керә. Участок вәкиленең төп эше — профилактика. Тәүлекнең 24 сәгатендә дә телефонда инде без. Өйләрендә тавыш чыкса, берәр конфликтлы хәл килеп туса, ызан бүлү мәсьәләсе кискенләшсә, мошенникларның корбаны булсалар, көнме, төнме шалтыраталар инде. Ул мошенниклар турында гел сөйләп, кисәтеп торабыз, ләкин аңа да карамастан, кеше алар белән аралаша, алар кушканны эшли, акчасын югалта, аннан гына без исләренә төшәбез. Кызганыч, бу төр җинаятьләр бик озаклык белән генә ачыла һәм әле ул очракта да акчалар кире кайта дигән сүз түгел. Ә кешеләр шул мошенниклар сүзенә ышанып әҗәткә акча җыялар, кредит рәсмиләштерәләр һәм ничә еллар шуны түлиләр аннары. Шуңа да һәркем телефоннан белмәгән кешесе белән сөйләшкәндә, бу мошенник түгелме икән дигән уй белән яшәсен иде, алар белән сөйләшеп тормавың да хәерлерәк, чөнки аларда ышандыру сәләте бик көчле.
Болардан тыш без әле төрмәдә утырып чыккан кешеләр белән дә, системалы рәвештә алкоголь кулланып, өендә тавыш чыгарып торучылар белән дә профилактик эш алып барабыз. Шул ук вакытта без юллардагы иминлекне дә саклыйбыз. Шоферларны туктатып, кагыйдә бозучыларга беркетмә төзергә рөхсәт бирелгән генә чорда сез нәрсәгә мине туктаттыгыз, сез бит ГАИ инспекторы түгел дигән сүзләр дә ишеттек инде. Хәзер инде андый сүзләр ишетмибез, гомумән, ЮХИДИ бүлеге тарафыннан нинди генә рейдлар, операцияләр үткәрелсә дә, без барысында да катнашабыз, чөнки безнең дә төп максат — ул һәрбер шоферның юлда исән-сау йөрүе, — диде Наил Фәйзрахманов.

Эчке эшләр органнарында эшләүче һәрбер хезмәткәрнең эше тынгысыз инде аның. Бәйрәм чараларын да алар гаиләләре белән каршы ала алмыйлар, гел хезмәттә. — Сабантуйларда тәртип сагында торганда балалар яныма килеп, әти нихәл, дип китәләр. Аларны шунда гына күрәм дә инде, — ди Наил. Тормыш иптәше Ләйсән белән алар биш бала тәрбияләп үстерәләр. Олысы инде гаиләле, тормыш иптәше белән матур тормыш корып, әти-әнисенә балдай татлы кыз онык бүләк иткәннәр. — Хәзер күбрәк вакытны гаилә белән үткәрәсе килә инде. Алай да стаж тулды, эштән китсәм дә була дип кенә булмый, миннән соң бит ул эшне дәвам итүче юк.

erid: 2VtzqwTSgT9

Шуны искәртеп узасым килә, бүгенге көндә ике зонада участок вәкиле җитми. Кеше белән эшләү җиңел түгел, шуңа да килергә атлыгып тормыйлар дип аңлыйм инде мин. Алай да без үзебезнең коллективка яңа хезмәттәшләрне көтеп калабыз, — ди әңгәмәдәшем.


Без участок вәкилләрен ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Һәркайсына сәламәтлек, гаилә бәхете һәм эшләрендә уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: участок вәкиле

erid: 2VtzqwTSgT9