Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

КФУ галиме корылык турында: Үләннәр, агачлар корый, уңыш белән проблемалар булырга мөмкин

Татарстанда август аенда күзәтелә торган аномаль эсселек һәм корылык аркасында, үләннәр һәм агачлар корый. Дым җитмәү уңышка тискәре йогынты ясарга мөмкин.

«Норма буенча августта Казанда 60 миллиметр явым-төшем яварга тиеш иде, әмма бүгенге көндә бер тамчы да төшмәде. Үләннәр көйде, агачлар корый. Июль аенда явым-төшем күп булмаган булса, хәзер хәл күпкә начаррак булган булыр иде», – дип билгеләп үтте галим.

Метеоролог хәзер эсселектән бөтен Көнбатыш Европада да иза чигүләрен әйтә. Һиндстанда һәм Кытайда һава торышы начар, ул азык-төлек белән бәйле җитди кризиска китерергә мөмкин.

Переведенцев сүзләренчә, начар климат күренешләре планетар масштабта күзәтелә. Европада зур янгыннар, дәвамлы корылык аркасында уңыш кимиячәк. Переведенцев сүзләренә караганда, республика территориясендә янгын куркынычы август ахырына кадәр сакланачак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев