Хәерле иртә, Балтач! Хәерле иртә, райондашлар! Гапләшеп алыйк әле...
Эт елын кем ничек каршылады... Эт булып өрде микән, әтәч куып йөрде микән?!
Ничек соң хәлләрегез! Хәл сорашу изге гамәл, шуннан башлыйм әле сүземне. Кәефләрегез әйбәтме?! Начар дия күрмәгез, берүк, чөнки бүген Яңа елның икенче көне, һич кенә дә кәефсез булырга ярамый. Яңа елны каршы алулар ничек үтте соң? Канәгать калдыгызмы? Яңа елны ничек каршыласаң, елың да шулай үтәр диләр бит... Әйдәгез, шул нисбәттән гәп куертып алыйк әле, - Эт елын кем ничек каршылады? Эт булып өрде микән, әтәч куып йөрде микән?! Юк, юк, һич алай дип уйламыйм, уйнап кына әйтүем. Башлыйк, әйдәгез. Төп комментаторыбыз Ильмира апа Кузьминадан тотыныйк әле, каршы килмәсә, әлбәттә. Вәзыйх абый белән Вәзил абыйлар да читтә калмасын, актив егетләребезне-кызларыбызны да дәшик!
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев