Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Хезмәтенә күрә хөрмәте (дәвамы)

Юбилей белән котлаулар.

Авыл хуҗалыгы үсешенә керткән өлеше, озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, Тукай исемендәге җәмгыять бригадиры Исмәгыйль Гыйлман улы Ханнанов Балтач районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

                                             * * *

Авыл хуҗалыгы үсешенә керткән өлешләре, озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре өчен һәм юбилейлары уңаеннан, “Кызыл юл” хуҗалыгы хезмәткәрләре Балтач районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнделәр:

– Гөлнур Гайнан кызы Әминова – склад мөдире;

– Рәис Сәләхетдин улы Сафиуллин – баш агроном.

                                                                 * * *

Авыл хуҗалыгы үсешенә керткән өлеше, озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, “Сосна” җәмгыяте механизаторы Яхъя Ягъфәр улы Гарипов Балтач районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

                                                                 * * *

Район мәгарифенә зур өлеш керткәннәре, озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре өчен һәм һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, Балтач районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнделәр:

– Лилия Фидаиль кызы Заһидуллина – Балтачның 2нче номерлы балалар бакчасында рус теле укытучысы;

– Фәридә Фирдәвис кызы Хафизова – Балтачның 5нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе.

                                                               * * *

Участок сайлау комиссияләре составында уңышлы эшләүләре өчен Балтач районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнделәр:

– Ренат Камил улы Мөхәрләмов – Балтач районы территориаль сайлау комиссиясе әгъзасы;

– Фаил Габделхәмит улы Габделбәров – 1076 номерлы Смәел участок сайлау комиссиясе рәисе.

                                                                     * * *

Җирле үзидарә органнарында озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, Балтач район Советының җирле үзидарә органнары белән эшләү бүлегенең әйдәп баручы белгече Лилия Рәфыйк кызы Шәйхетдинова Балтач районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

                                                                   * * *

Район мәгарифенә зур өлеш керткәне, озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, Нөнәгәр урта мәктәбенең география укытучысы, укыту эшләре буенча директор урынбасары Рәйсә Харис кызы Хәбибуллина район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау