Хур кызлары
(Шул исемдәге яңа романнан өзек)
Дөрес сизенгән икән Гөлҗиһан: шул көнне таксига төялеп кайтып төште Жасмин. Озаграк югалып торганга үпкәсен сиздерүе булдымы икән, бу юлы атылып-бәрелеп сөйгәненең каршысына чыкмады ире Әсфан. Башка вакытта булса кайларда югалып йөрүе турында ире сорамаса, Жасмин үзе күргән-кичергәннәрен автоматтан аткан кебек тезеп салыр иде. Бүген икесе дә ул турыда авыз ачмады, хатын да, авызын ачып, әлегә бер сүз әйтми. «Хатын-кыз авызы йомык вакытта да алдый-хәйләли ул», – дип уйлады Әсфан эченнән. Сер белергә гармунчының башка ысулы бар иде. Зур чүпрәк букчаларын да, кәгазь тартмаларны да кызы Майя белән икесе ташыдылар, таксист машинадан бушатып торды. Койманың теге ягында йөрәге лепер-лепер тибәргә керешкән Гөлҗиһан да булышмады. Югыйсә, узган кайтканында аңа да бүләкләре бар иде. Жасмин бу юлы да күрше ахирәтен онытмагандыр, аңа тагын күңелгә хуш килә торган, Гөлҗиһан үзе әйтмешли, кыз-хатынны хуштан яздыра торган затлы бүләкләре бардыр. Әмма бүген аларга да исе китмәгәнгә салышты хатын, моңарчы кендек турысында гына йөрткән көнчелеге тышка ук бәреп чыгып, отыры ачуын китерә, «җонын кабарта» иде. Шулай көтмәгәндә кайтып төшүе белән «йөрәк планнарын» җимереп ташлаганы өчен, Жасминны күрәлмас дәрәҗәгә җиткән иде Гөлҗиһан. Ул үзенчә хаклы да иде: киткәнсең икән, тагын ниемә дип күзеңне түгәрәкләндереп кайтып төштең, уенчык мәллә сиңа ир-ат! Ләкин эчтән күтәрелеп-бәрелсә дә, күңелендәгесен тышка чыгарырга кыймады хәзер тагын «тол хатынга» әйләнеп калган Гөлҗиһан. Белә бит ул, соңгы сүзне Әсфан әйтәчәк!
Барысы да, сагаеп, әнә шул сүзне көттеләр. Ә Әсфан ашыкмады. Ишегалдына алма бакчасының дәвамы итеп түбәле корылма – җәйге чәйхана ясалган. Әүвәл ул, коймага сөялеп торган себерке белән шул тирәдә чүпләнеп йөргән тавыкларны пырхылдатып куып җибәрде (Гөлҗиһан күптән түгел генә тавыкларга бодай сипкән иде), аннан соң рәшәткә башына менеп кунаклаган әтәчкә кизәнде; тегесе вакытсыз кычкырырга ниятләнеп, бугазын киерергә өлгергәнче, аның ягына утын пүлине тондырды (әтәчнең вакытсыз кычкырганын җене сөйми иде ирнең). Агач кулы белән өстәл өстенә коелган алмаларны ишегалды чирәменә сыпырып төшерде дә анда инде пар бөркеп торган самаварны утыртты, чынаяк-тәлинкәләр куйды. Гөлҗиһан, кеше-кара күрмәгәндә генә, койма буенда торган каен бүкәнгә, теге яктан койма ярыгы аша үрелеп кенә, үзе ясаган коньяк шешәсен утырткан иде. Жасмин, әйберләрен бушата башлаганчы ук, өстәл кырыена Әсфан яраткан үгез каны кебек куе кызыл төстәге затлы шәраб чыгарды. Ул алмалар белән бергә җиргә тәгәрәмичә калган иде. Әмма Әсфан боларның берсен дә күрмәде, самавардан чәшкесенә су агызды да үзенә генә чәй ясады һәм, гармунын алып, бүкәнгә утырды, исән кулы белән бик озаклап гармун каешын рәтләде һәм бию көе уйнарга кереште. Талгын гына башланган көй тора-бара кызуланды, тавыклар, бодай чүпләүдән туктап торып, башларын кыегайтты, әтәч тә, ник кычкырырга җыенганына үкенгән сыман, әлеге көйгә алар тирәсендә әйләнеп йөри башлады. Майя, өйгә кереп китеп, тәрәзәгә капланды, әйбер ташый-ташый арып, бусагага килеп утырган Жасмин дә аякланды, шуның артыннан капка да шыгырдап алды, аннан Гөлҗиһан башы күренде. Көй кызуланды, гармун ярсыды һәм нәкъ шул вакытта сәхнәгә чыккан кебек ишегалды уртасында Жасмин калыкты, ул биергә кереште. Аңа Гөлҗиһан кушылды. Ике хатын бер-берсен уздыра-уздыра биергә кереште, матур борыны белән пыялага төртелгән Майя кинәт тәрәзәне ачып җибәрде һәм аларны дәртләндереп кул чаба башлады. Үзе сабый бала сыман шырык-шырык көлде.
Иң беренче булып әлеге тамашага Гөлҗиһанның Гариф остадан ясатып алган үкчәсе түзмәде, төбе купты да, сикергән саен ишегалды чирәменә бата башлады, хатын сөрлегеп-сөрлегеп китте. Бер дә бирешәсе килмичә, биюен дәвам иттерергә теләгән Гөлҗиһан соңында барыбер биреште, культиватор калагына охшап калган үкчә кадагы белән биегәнен Әсфан ишегалдындагы чирәм җир күтәрә алмый иде. Капка аша чыгар хәле дә калмады, койма янына килеп, иңбашы белән генә әле кадакланып та өлгермәгән тактага төртте дә, тегесе үз ягына авыш төшкәч, ярык аша күздән югалды. Гөлҗиһан өенә чыкса да, хәлсезләнеп караватына аумады, бусага төбендә торган кызыл эчле калошларын эләктерде һәм бу юлы биюен ялгыз башы гына үз ишегалдында дәвам иттерде. Монысы инде башка, үзгә көйгә иде.
Ир белән яшәп алган хатын капылт кына күрше Салкынсудагы Шакирны исенә төшерде. Ничә мәртәбә килде инде ул аның кулын сорап, Гөлҗиһан, моңарчы үз йортыннан кубып китәсе килмичә, аны гел кире бора торды. Башында яңа план туды. Бу вакытта күршеләрдә гармун тавышы тынган, тегеләр ишегалды өстәлендә чәй эчү хәстәрен күрергә керешкәннәр, Әсфан, чәйгә чакырырга дип, Майяны кертеп җибәрде. Капкада күрше кызы – үз кызына әверелеп бетә язган кыз бала Майяның тузган башы күренүгә, сөенеченнән елмаеп куйды Гөлҗиһан. Хәзер кесә телефонын Майяга бирер дә... Ләкин аның ишегалдына телефон тотмый иде, биеккәрәк менәргә кирәк. Ул, келәт диварына баскыч алып килеп куеп, Майядан Шакирның кесә телефонына смс-хәбәр җибәрүен үтенде.
Зиннур Хөснияр
(Ахыры киләсе санда)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев