Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Хушлашу

18 май көнне кайгылы хәбәр килеп иреште: районыбызның авыл хуҗалыгы системасын үстерүгә зур өлеш керткән, төрле җитәкче урыннарда эшләгән Рәшит Габделбәр улы Шакировның йөрәге тибүдән туктады.

Р.Г.Шакиров 1952 елның 14 октябрендә Яңгул авылында туа. Урта мәктәпне уңышлы тәмамлап,  Казан авыл хуҗалыгы институтында авыл хуҗалыгы инженер-механигы белгечлеге ала. Һәм 1974 елда «Яңа тормыш» колхозында гараж мөдире булып эшли башлый. 1974-1975 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Аннан кайткач, биш ел «Яңа тормыш» колхозының баш инженеры булып эшли. 1980 елда Р.Шакиров «Гостехнадзор»ның район инспекциясе начальнигы итеп билгеләнә. 1981 елда исә партия эшенә алына, КПСС район комитетының яңа оешкан авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире булып эшли. 1986-1987 елларда сәләтле, белемле оештыручы булып танылган Рәшит Габделбәр улы КПССның Татарстан өлкә комитетының партия-оештыру бүлеге инструкторы, 1987 елның июлендә КПССның Балтач район комитетының икенче секретаре, 1991 елның гыйнварыннан КПСС район комитетының беренче секретаре булып эшли. КПСС яшәүдән туктау сәбәпле, 1991 елның августында Р.Шакиров әлеге посттан азат ителә. Моннан соңгы чорда ул район хакимияте башлыгы урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация бүлеге начальнигы, күптармаклы торак-коммуналь җитештерү предприятиесенең хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы буенча инженеры, 2008-2013 елларда районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе булып эшләде.

Р.Г.Шакиров гаять тирән белемле, киңкырлы шәхес иде, һәр эштә тыйнаклык, кешеләргә игътибарлылык, таләпчәнлек кебек күркәм сыйфатлары белән аерылып торды. Аның якты истәлеге күңелләребездә озак сакланыр.

Р.Р.Нотфуллин, А.Ф.Хәйретдинов, Ф.Р.Нәби-уллин, М.Х.Зарипов, Ф.З.Әхмәтханов, Н.Г.Садыйков, Ф.Г.Әхмәдиев, Н.Р.Гыйләҗев, Р.А.Абдуллин, Ш.Ш.Җәләев, Н.С.Мөхәм-мәтгалиев, Р.Ф.Солтанов, Х.С.Сибәгатуллин, Р.Х.Һадиев, М.Р.Сәйфетдинов, В.М.Зәкиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайгылы хәбәр якты истәлеге