Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Килидә көзге өмә (фото)

Кили башлангыч мәктәп-балалар бакчасында хезмәткәрләре әти-әниләр белән берлектә өмә үткәргән.

Бу хакта электрон почтабызга бик җылы эчтәлектәге хат килеп иреште. Әлеге хатны сезнең игтибарга тәкъдим итәбез.

"Октябрь аеның бер көнендә мәктәп- бакча тирәсе хезмәт гөрелтесенә күмелде. Бу көнне әти-әниләр, уктучылар,тәрбиячеләр һәм барлык хезмәткәрләр ярдәме белән көзге өмә оештырылды. Алар ярдәме белән картайган агачлар киселде.Мәктәп-бакча коллективы исеменнән өмәдә катнашкан барлык әти-әниләргә чиксез олуг рәхмәтләребезне җиткерәбез. Чүп-чарны ташу өчен транспорт биргән Тимирязев исемендәге күмәк хуҗалык җитәкчесенә дә зур рәхмәт. Нинди ярдәм сорап барсаң да гел ярдәм итә. Шушы көндә үк Балтач үзәгендә булган ярминкәдә дә катнаштык, моның өчен дә әти-әниләребезгә чиксез рәхмәтлебез. Һәр туган көннең җилләре сезгә җан тынычлыгы, сәламәтлек, чиксез бәхетләр, эшегездә тормышыгызда зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф алып килсен. Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларыгызның кайгы-хәсрәтен күрми, аларның игелеген тоеп яшәргә насыйп булсын. Без сезгә чын күңелебездән үзебезнең рәхмәтебезне җиткерәбез.

Ихтирам белән Кили башлангыч мәктәп-балалар бакчасы коллективы хезмәткәрләре".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250