Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кишер – бавырга, йөрәккә һәм күзгә дәва

Бакчада үскән кишернең яфрагы да файдалы. Яфрагында файдалы матдәләр кишернең үзе белән чагыштырганда 500 мәртәбә күбрәк, ди галимнәр.

Матурлык чыганагы булган А, иммунитетны ныгытучы С, нерв системасына, бавыр эшчәнлегенә уңай йогынты ясаучы В витаминнарына, сөякләрне, тешләрне ныгытучы калий һәм К витаминына бай.  

* Кишер яфрагын кичтән чәй кебек пешереп куеп, икенче көнне эчәргә мөмкин. Бер айлап эчсәң, бавыр чирләреннән, йөрәккә, күзгә шифасы зур була. Аны кышкылыкка киптереп кую да яхшы.

* А, D, В витаминнарына бай кишердә кальций, селен, цинк, магний, фосфор да бар. Организмга кирәкле каротин дигән матдә пешергәндә дә файдалы үзенчәлекләрен югалтмый. Кишер эчәклекнең дөрес эшчәнлеген тәэмин итә, күз күрүен яхшырта, иммунитетны ныгыта, аппетитны ача, бит тиресенең төсен матурлата.

* Яңа кишерне чистартылмаган килеш ашау файдалы, чөнки аның тышында иң күп санда фитонцид матдәләр бар. Кишернең кабыгы, үзәк өлешенә караганда, шикәр һәм башка туклыклы матдәләргә күпкә баерак.

* Никадәр генә файдалы булса да, кишерне чамасын белеп кенә ашарга кирәк.  Бигрәк тә йөкле хатын-кызларга, гастрит кебек ашказаны авыруларыннан, аллергиядән интеккән кешеләргә кишер белән артык мавыкмаска киңәш ителә.

* Кишер кушылган яки кишер суыннан ясалган битлекләр бит тиресенә бик яхшы тәэсир итә икән. Чәчләре коелган һәм тырнаклары зәгыйфь булган кешеләргә дә әлеге яшелчәне кулланырга кирәк.

Кишердән компресс. Кишер тән тиресендәге яраланган, ялкынсынган урыннарны да тиз арада дәвалый. Моның өчен җәрәхәтләнгән яки ялкынсынган урынга ботка рәвешенә килгәнче вакланган кишер куеп торырга кирәк. Өстеннән кәгазь белән каплап, бәйләп куярга онытмагыз. Марля яки мамык кулланырга киңәш ителми. Алар кишернең согын сеңдерәчәк. Кояшта артыгын кызынганнан соң, тән тиресенә юка итеп киселгән кишер телеме куеп тору әйбәт.

erid: 2Vtzqv1AZW9

 Ларингит, ангина вакытында. Ларингит кебек инфекцияле сулыш юллары авыруы вакытында кишер согы ярдәмгә килә. Андый чакта бер стакан сокка 1 аш кашыгы бал болгатып эчәргә кирәк. Ангина вакытында 100 грамм кишер согына 100 грамм су, 1 аш кашыгы бал салып, тамакны чайкату да шифалы булачак.

 Борынга томау төшкәндә. Ярты стакан кишер согына ярты стакан үсемлек мае кушып, шушы катнашмага 3–4 тамчы сарымсак согы салырга кирәк. Шушы табигый даруны борынга көнгә 3–4 тапкыр өчәр тамчы тамызасы.

Каршылыклар килек чыгуы ихтимал, алдан табиб белән киңәшләшү мөһим.

 

Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәшләр халык медицинасы

erid: 2Vtzqv1AZW9