Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Күккә юл әлегә ябык...”

Җырчы МакSим комада булганда ниләр кичерүе турында сөйләгән.

Коронавирус авыруының никадәр куркыныч икәнлеген ишетеп кенә түгел, күпләребез үзебездә тоеп та белә хәзер. Әлеге чир кагылмаган берәр гаилә калды микән?.. Берәүләр үзләренең авыруын сизми дә калса, икенчеләр якыннарын мәңгегә югалтты. Әйе, авыру кешенең яшенә дә, сәламәтлегенә дә, җәмгыятьтә нинди урын биләвенә дә карамый. Никадәр күренекле кеше авыру аркасында вафат булды бит...

Яшьләрнең яраткан җырчысы, бик күп матур хитлар авторы МакSимның ковид йоктырып, озак кына комада ятуын күпләр белә. Киңкүләм мәгълү­мат чараларында көн саен диярлек аның турында хәбәрләр чыгып торды. Хәтта яшь җырчының исән калу мөмкинлеге бик шикле булуы турында язучылар да булды. Бәхеткә, популяр җырчы үлем тырнагыннан ычкына алды. Тиздән ул комада вакытта ниләр кичерүе турында интервью да бирде.

МакSим авырыр алдыннан Казанда концерт куйды. Әлеге чара вакытында ук тамашачы аның белән нидер булуын сизгән иде инде. Соңрак, чыннан да, җырчы 38 градус тән температурасы белән концертта чыгыш ясавын әйтә. МакSим белдерүенчә, ул Казанда концерт куюын юньләп хәтерләми дә. Өйгә кайту белән шәхси клиникага мөрәҗәгать иткән ул. Әмма аңа ярдәм итә алмаганнар, аннары ашыгыч рәвештә Мария Максимованы Мәскәүнең ЭКМО аппараты булган 52нче клиник дәваханәсенә озатырга туры килгән. Нәкъ менә шушы катлаулы техника җырчыны коткарырга ярдәм иткән дә инде.

Тик дәвалау вакытында урындагы табиблар икенче бер зур проблемага юлыккан: МакSим медикамент комасыннан берничек тә айный алмаган.

“Икенче дөнья”га китеп баручы кешенең нәрсә хис иткәнен эстрада йолдызы яхшы белә хәзер.

“Хәзер мин үзем өчен төгәл беләм: табутның капкачы ябылганда тормыш тәмамланмый, башлана гына, — ди МакSим. — Мин бөтен­ләй башка чынбарлыкка эләктем, һәм минем төгәл аңым бар иде. Безнең Җирдә булуыбыз “теге” дөньяга караганда чынбарлыкка ныграк якын.

Мин очтым: ниндидер шәфәкъ, ниндидер җылылык... Шулвакыт ниндидер рухани тавышы ишетелде. “Мин үләм, миңа рәхәт”, — дидем аңа. Дәваханәгә ятканда мин бөтенләй үләргә җыенмый идем! Мине бик тиз дәваларлар да чыгарырлар, дип уйладым. Ә комада кинәт тынычлык барлыкка килде, үлемнән курку булмады. Әлеге рухани: “Күккә юл синең өчен әлегә ябык”, — диде. Мин ниндидер сәер кабинада аска төшә башладым. Анда кыш иде. Ниндидер кешеләр бер-берсенә салкын су сибә башлады. Бераздан мине дә шул су белән коендырдыдар, ләкин миңа салкын булмады. Ә мин көләм: “Мин сезнең барыгызны да беләм. Җитте, киттем мин”, — дидем. Шулвакыт: “Күрәсең, аның өчен дога кылалар”, — дигән сүзләр ишетелде...

Марина соңыннан белүенчә, аның ясалма комада ике тапкыр йөрәге туктаган.

“Минем арттан ниндидер кеше­ләр килде. “Синең белән саубуллашырга телиләр”, — диде алар. Без яңадан кояш чыккан өске катка мендек. Һәм кинәт алар ниндидер рычагка бик каты басты да без бик зур тизлек белән түбән төштек. “Ә без шаярттык!” — диде арадан берсе.

Ходайга шөкер, ул вакытта мин йөрәк эшчәнлеген алыштыра торган ЭКМО аппаратына тоташтырылган булганмын. Әгәр дә ул булмаса, мин исән калмас идем”, — ди бүген җырчы.

Чыганак: Кызыл таң

Фото: @ mmaksimartist

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эстрада МакSим