Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Комзаводта 75 яшьлек әби ел саен маска кия

Элгәре һәрбер авылда, кызык итеп киенеп, Яңа елны каршылыйлар иде. Кайда ничектер, Комзавод якларында андыйларны, ягъни киенүчеләрне "исәкәй" дип әйтәләр.

Әллә дөньялар үзгәрде, әллә кешеләр җитдиләнде, хәзер адәм көлдерү өчен шамакай булып йөрергә теләүчеләр юк дәрәҗәсендә, булса да, бик сирәк. Ә менә Комзавод авылында ел саен Яңа елда төрле образларга кереп, авылдашлары күңелен күрүче 75 яшьлек Флюра әби яши.
Башкалар кыенсынып торганда да, әллә кемнәрдәй булып киенеп, клубка килеп керә. Аны күргәч, күңелендә әллә нинди борчулары булган кеше дә елмаюын тыеп кала алмас, билләһи! Ә көлү, үзегез беләсез, сәламәтлек өчен бик файдалы. Үзенең дә күңеле күтәрелә, башкалар да рәхәтләнеп көлә.

Көр күңелле әби бүгенге көндә ялгызы яшәп ята. Кызы Гөлназ инде күптән кияүгә чыгып, үз оясын корды, ире дә күптән вафат. Бәлки шул ялгызлыгы аңа шулай күңел күтәреп йөрергә этәрәдер. Шамакай булыр өчен сәләт тә кирәк бит әле, көлә һәм көлдерә белергә дә кирәк. Ул үзе дә "тормыштагы авырлыкларга көлеп карарга кирәк, уфтанып-кайгырып утырсаң, яшәп булмый"- ди.

Авылда Яңа ел бал-маскарады бер елны да Флюра әбидән башка узмый. Аның җитезлегенә, уңган-булганлыгына һәркем соклана. Күрше-тирәңдә аның кебек шат күңелле, эчкерсез кеше яшәсә, үзе бер рәхәттер ул.

Гомернең һәр көнен мәгънәле, эчтәлекле итеп яши белү - бәхеткә илтә, ә шул бәхетне тоеп яшәү - табигать тарафыннан бирелгән иң зур бүләк. Ә менә ул бүләкнең кадерен белү - һәр кешенең үзеннән тора.

Еллар Флера әбине картайтса да, күңеле белән һаман да яшь әле ул. Аның кебек иҗатны, мәдәниятне сөючеләр күбрәк булсын иде, диләр авылда. Чөнки авыллар мәдәниятен нәкъ тә менә Флера әби кебекләр саклап яши. Флера әбинең гомер буе тормыш принцибы түбәндәге гыйбарәдән торды:

"Дөрләп янып бетүләрең артык
Гомер буе пыскып ятканчы".


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250