Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Коточкыч! Ике кешене яшен суккан – берсе авыр хәлдә

Бу хакта медицина оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Лаеш районы Столбище авылында ике ир-атны яшен суккан. Аларның яңгыр койган бер мәлдә каядыр барышы булган. Зыян күрүчеләргә Республика клиник хастаханәсендә медицина ярдәме күрсәтелә. Бу хакта медицина оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яшен суккан кешеләрнең берсе – 39 яшьлек ир-ат. Аның тәне (30%) 1-2 дәрәҗәдә пешкән. Авыр хәлдә. Икенчесе – 52 яшьлек ир-ат. Аяклары тоймый, авырта. Хәле начар түгел.

Исегезгә төшерәбез: Казанда һәм, гомумән, Татарстанда бик көчле яңгыр булды, урыны белән боз яуды. Болак елгасының ике ягындагы урамнар, Тукай мәйданы, шулай ук Дзержинский урамы су эчендә калды. Казан үзәгендә җәяүлеләрнең җир асты юлларын су басты.

Соңрак Түбән Каманың «Бигеш» аэропотында өермә булды. Бүген иртән Казанда янә чиләкләп яңгыр койды. Шәһәрнең үзәк урамнарында, Җиңү проспектында Универсиада авылы тирәсендә су басулар күзәтелде. Зур-зур күлләвекләр җыелу сәбәпле, трамвай маршрутлары үзгәртелде.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/07/148287/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев