Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“КОЙМАК ПЕШЕРҮ ӨЧЕН ТАГЫЛМА МИЧ ЯСАДЫК” (+фото)

Кариле авылында җиңел машинага прицеп белән тагып йөри торган мич чыгарганнар. Утын белән ягыла ул. Бәйрәмнәргә шунда авыл халкы өчен коймак пешерәләр, чәй белән сыйлыйлар. Бу эшне башлап йөрүче — Кариледә яшәүче Рифкать Камалов.

— Авылда кайда нинди бәйрәм оештырыла, шунда мич таккан машина белән Рифкать абый килә, — диде Норма авыл җирлеге хезмәткәрләре. — Ул коймакны һәрчак үзе пешерә. Бу эшне бик теләп башкара. Шул рәвешле бөтен бәйрәмнәрне бизи, ярминкәләргә дә барып, халыкны коймак белән сыйлый.

— Тәүге тапкыр машинага тагып йөри торган шундый мичне күргәч, бик кызык тоелды, үзебездә дә булдырасы килде. Озакка сузмадык, узган ел башында чыгарып та куйдык. Мичне авыл халкы белән бергә ясадык, миндә тора гына. Аны кирәк булган саен машинама тагып барам, — дип сүз башлады Рифкать абый. — Ул махсус коймак пешерү өчен дип эшләнде. Гает көне булса — мәчет янына, Сабантуй вакытында машина белән мичне мәйданга китерәбез. Бездә хәзер бер бәйрәм дә коймаксыз үтми. Соңгы тапкыр 9 майга — Бөек Җиңү көненә пешердек, ветераннарга чәй эчердек. Авылда күңелле яшибез, бездә бәйрәмнәр еш була. Чиратта — Сабантуйлар. Шунда әзерләячәкбез. Былтыр балаларга да бәйрәм оештырдык, иганәче булдым. Казанга ярминкәгә дә бардык. Халык кызыксынып авыз итә. Мич коймагы аеруча тәмле бит. Утынны өйдән алып киләм. Коймак пешергәндә, чыршы һәм тал агачыннан кала барысы да яхшы. Чөнки чыршы белән тал янганда каты шартлый, чаткы ата, күмерләре коймак өстенә төшәргә мөмкин. Мин — пешерүче генә, камырын китапханәдә эшләүчеләр яки авылдагы башка хатын-кызлар әзерләп бирә. Бу эштә күпләр актив катнаша. Кирәк-яракны кушылып та алабыз, иганәчеләр дә бирә. Чыгымлы эш түгел бит.

Рифкать абый — эшмәкәр, ремонт эшләре белән мәшгуль. Машинасына мич тагып, авыл буйлап коймак пешереп йөрүе — күңел өчен. “Кемдер балык тотарга яки гөмбә җыярга ярата. Ә миңа мичтә коймак пешереп, халыкка шуны авыз иттерү ошый. Бу — хоббием, процессы бик рәхәт”, — ди ул, елмаеп. Коймак чәйсез булмый. Шуны күздә тотып, Рифкать абый тимердән зур самавыр да ясаган.
— Самавыр 35 литрлы булгач, суы да җитә. Мич коймагы янына утын белән кайнатылган самавыр чәе искиткеч тәмле була, — дип кызыктырып сөйләде Рифкать абый. — Алда әйтелгәнчә, хәзер Сабантуй бәйрәмен көтәбез. Тәмле коймактан авыз итәргә теләүчеләр, Карилегә бәйрәмгә рәхим итегез!

Лилия ЙОСЫПОВ,

Ирек мәйданы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев