Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Әкрен – әкрен көзне сүтәм…

Көз дигәч, минем уема сары һәм кишерсары төсләр килә. Ә сезгә?

Сентябрь – елның тугызынчы ае. Сентябрь җитү белән, безнең җир шарына көз килә. Көз 3 айны үзенеке иткән. Сентябрь. Октябрь. Ноябрь.

Минем фикеремчә, сентябрь бу айлар арасында иң матуры. Сентябрь ае әкияткә охшаганбула. Балалар мәктәпләргә баралар, аларның кулларында җәйнең соңгы чәчәкләре. Сентябрь аенда җәйнең көз белән сугышканын күреп була. Иртә белән суык, обедка җылыта, ә кичен тагын суык. Кояшлы көннәр яңгырлы көннәргә әверелә. Сентябрьның берничә көнендә генә яфраклар үзләренең төсләрен алмаштыралар. Сары, кызыл төсләргә буялалар. Тагын ике көннән коела да башлыйлар. Яфраклар яңгыры! Бу күренеш, минемчә, дөньядагы иң матур мизгелләрнең берсе бугай. Иртә белән мәктәпкә барганда җил исеп китә дә, бөтен юл сап-сары, кып-кызыл яфраклар белән тула. Безнең дусларыбыз- кошлар, безгә үзләренең соңгы җырларын җырлыйлар да җылы якларга очып китәләр. Ә без аларның соңгы җырларын үзебезнең күңелебездә калдырырга тырышабыз, чөнки бу җырларны без әле тагын биш, алты ай ишетә алмаячакбыз. Басуларда эшләр бетеп килә. Авыл кешесе бәрәңге җыярга чыга. Әкрен-әкрен генә басулар бушап, эшләр бетеп килә. Агачларда миләш һәм баланнар өлгерә. Бакчаларда җиргә кып-кызыл, сусыл-сусыл алмалар тәгәрәп төшә. Чирәмнәр үзләренең матур яшел төсләрен югалталар, сары төсләргә керәләр. Шулай ук урманнарда гөмбәләр өлгерә.

Әкрен-әкрен генә көзнең икенче ае килеп җитә. Октябрь ае... Октябрь аенда инде басулар бушап калган була. Кешеләр кишер,чөгендер җыя. Агачлар инде үзләненең күлмәкләрен салып бетергән булалар. Октябрь аенда кояш күренми дә дисәң була. Суык җилләр исә башлый. Яңгырлар туктамыйча ява. Кешеләр көзге курткаларын кия башлыйлар. Кышның тиздән киләчәге сизелеп тора башлый инде.

Шулай итеп өченче ай, ноябрь да килә. Ноябрь аен алдакчы кыш дип тә атап була. Җәйге матурлыктан берни дә калмый. Яңгыр белән кар кушылып ява башлый. Көннәр кыскарып, төннәр озынаеп бетә. Кичке бишләр тирәсендә инде кап-караңгы була. Температура минуска төшеп бетә. . Ноябрь ае җиткәч, кешеләргә җылылык җитми башлый. Кайбер кешеләр, кояш булмагач, нишләргә белми йөриләр. Ноябрь җиткәч, китаплар укыйсы,чәйләр эчәсе килә. Урамнан туңып керәсең дә, эссе чәй эчәсең, рәхәт... Тәрәзәгә карап кар бөртекләренең җиргә төшкәннәрен күзәтәсең. Кыш килә...

Көз-үзенчә матур, ул бүтән бер ел фасылына да охшамаган. Көзнең үзенең матурлыгы, үзенең гүзәллеге була. Шуңа күрә көзне бүтән фасыллар белән чагыштыру дөрес түгел дип уйлыйм мин.

Зәкиева Камилә,
Пыжмара мәктәбенең

9 класс укучысы

Фото: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Табигать