Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Күрешергә язсын иде

27 декабрь көнне Балтач китапханәсендә өлкәннәр өчен Яңа ел кичәсе оештырылган иде

Әкияттәге Убырлы карчык белән аның мәчесе Баюн, Кыш бабай үзенең оныклары Кар кызы һәм Кар Сылуы белән театральләштерелгән тамаша кылып безнең күңелне ачтылар, биеттеләр, уйнаттылар. Табышмак әйтеп безнең тапкырлыкны тикшерделәр, лотерея уйнатып беркемне дә бүләксез калдырмадылар. Ә инде бүләкнең иң зурысы китапханәгә актив йөрүче иң олы пенсионер Клара апа Рамазановага эләкте. Аның шатланганын күрсәгез!

Бәйрәмнәр саен китапханә кызлары  төрледән-төрле кичәлә уздыра. Бу инде игелекле традициягә әверелеп бара. Кыска гына вакыт эчендә күпме илһам, күпме яхшы кәеф, күпме позитив җыйдык, матур җырлар тыңладык, тәмьле сүзләр ишеттек. Алга таба тагын да шушындый кичәләрне күрергә язсын иде. Шушы бәйрәмдә катнашкан барлык пенсионерлар исеменнән китапханә коллективына матур тормыш, саулык, уңышлар теләп каласым килә!

Көмеш моңы чыңлый кыңгырауның,

Якты нурдай балкый кышкы юл.

Энҗе карлар сибеп, шат елмаеп,

Килә тагын, килә Яңа ел!

 

Истәлекләр иске елда калсын,

Көннәр тыныч, күкләр саф булсын.

Сагыну-кавышулар тагын килсен,

Җанда яңа өмет кабынсын.
 

Ильмира Кузьмина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу