Төрлесе
Көрәшчедән җитәкчегә
Татарстанның Премьер-министр урынбасары Марат Готыф улы Әхмәтовның «Көрәш - ул безнең яшәү рәвешебез, көрәш белән без тормышта да көрәшеп яшәргә өйрәнәбез, без көрәшче халык, без көрәшле халык» дигән матур сүзләре нәкъ менә Хәертдин кебекләргә атап әйтелгәндер дә инде. Келәмдә ничек көрәшкән, тормышта да шундый көрәшче булып калды ул.
Келәмдәге беренче җиңүен 1976 елда Иске Йөрек Сабан туенда батыр калудан башлаган булса, 2009 нчы елда 50 яшен тутырган көннәрендә район башлыгы призына узган татарча көрәш ярышларында матур җиңүе белән тәмамлап та куйды. Менә узган хатирәләрне искә төшереп, истәлек альбомын актарып утырабыз. 85 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында ничә тапкыр районда призлы урыннарны яулаган!
1984 елда район чемпионы. 1985-1988нче еллар аралыгында яуланган Мактау таныклыклары гына дистәдән артып китә. Көрәшеп кенә калмыйча, үз вакытында район, республика ярышларында герен дә күтәрә торган булды, арканын да тартты. Ул заманнарда спортның күп төрләре кергән «Авыл егетләре» уеннары уза торган иде. Хәертдин бер елында келәмдә бил алышса, икенчеләрендә герен күтәрде, аркан тартуда булды. Шул елларда Әлмәт шәһәрендә узган ярышларда кичен хәзерлек йөзеннән, кунакханәдә аларның - Рафис Насыйбуллин, Салавычтан Камил Идрисов, Соснадан Хәбир Габдрахманов (урыны оҗмахта булсын) белән аркан итеп урын-җир кирәк-яракларын өзеп бетергәннәрен әле дә көлеп искә алабыз.
Оештыру сәләте дә зур иде аның. Туган авылы Пыжмарада спорт инструкторы буларак спортның сәламәтлек өчен никадәрле әһәмиятле икәнен инандыра белде. Аның тырышлыгы белән көрәш секциясе эшләп килде. Мәктәп спортзалында РСФСРның спорт остасы Рафис Насыйбуллин белән мәш килеп ятканнарын ул әле дә онытмый. «Мине көрәш дөньясына ул гына алып кереп китте», ди ул үзенең остазы турында. Әле дә аралашып яши алар. Рафис Салавычта үз призына уздыра торган ярышларның даими кунагы, иганәчесе дә ул. Иң мөһиме, зарлануны белми ул. Спорттагы төгәллек, пөхтәлек гомере буена озатып йөрде аны. Башта Балтач кулланучылар җәмгыятенең автохуҗалыгында иң алдынгы шоферларның берсе булды. Булдыклы егетнең хезмәтен күреп, 2007 нче елда Чепьядагы кулланучылар җәмгыяте директоры итеп куйдылар. Болгавыр заманнарда үз территориясенә кергән авылларда кибетләрне саклап кала алган бердәнбер җитәкче булды. Инде менә район кулланучылар җәмгыятен җитәкләвенә дә бер ел булды. Районыбыздагы авыр тармакларның берсен югары нәтиҗәле итүдә һәм халык ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев