Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Көшкәтбаш халкы сусызлыктан котылу юлын эзли

Көшкәтбашлыларның сусыз тилмерүе турында беренче генә язуым түгел. Бу хакта авыл җирлеге Рәнис Вафин белән кабаттан сөйләшү өчен Гөлшат Ганиевадан килгән хат этәргеч бирде:

- Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре, сезгә бер үтенечебез бар иде. Авылыбызда су юк. Үзара салым акчасын "Ак нарат" чишмәсенә насос куярга дип җыйдылар, җәй үтеп бетә инде, ләкин безнең насосны да, суны да күргән юк. Көннәр бик эссе. Көне буе да, төне буе да су юк. Хәвеф-хәтәрләр генә була күрмәсен, авылыбыз белән бетәбез бит.

Дөресен генә әйткәндә су бөтен авылда ук юк түгел, аз гына булса да су күрүчеләр бар, ә менә су күрмәүчеләр газап чигә. Печән-салам алып кайтып өйсәң дә юынырга су юк, кыяр тозларга алынсаң да чишмәгә йөгерергә кирәк. Кызу урак өстендә эшләүчеләр нишлиме икән дип уйлыйм. Көне буе эсседә, тузанда эшләп кайтканнан соң алар юынып чыгып ял итә аламы? Юк, әлбәттә.
Бу хакта авыл җирлеге башлыгы да белә:
- Авыл буенча йөреп чыктым. Кемдер савытларга тутырып куя суны, кемдер туйганчы бакчага сиптерә. Һәркем үзе хакында гына түгел, ә башкалар турында да уйласа, бәлки мондый әйбер булмас та иде. Авылны су белән туендырып торучы "Ак нарат" чишмәсе колхоз балансында тора. Мин аңа карата акча бүлеп бирә алмыйм. Алай да быел насос куйдык. Тиздән үзара салым акчасына зуррак күләмлесе куелачак.

Әлеге проблемадан чыгу юлы мөгаен бердер - һәрбер кешенең йортына счетчик куйдыру. Бу алым барлык авылларда диярлек эшләп килә. Суга күз күрмәслек зур суммада түләү килми. Бары аннан соң һәрбер кеше тоткан суын исәпли башлар иде. Һәм бу чишмә миңа карамый дип ике арада йөртүче җитәкчеләр сүзен башка ишетмичә, әллә тиешле органыннан чын иткән ярдәм күрер идек.
Фото: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250