Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Көшкәтбаш үзенең өлкәннәрен тәбрикләде (+фотрепортаж)

Көшкәтбаш авылында "Өлкәннәр көне"н мул табыннар артында уздырганнар, авыл өлкәннәрен котларга район җитәкчелеге дә килгән.

"Аллаһыга шөкер, авылыбызда без сокланырлык, хөрмәт итәрлек өлкәннәребез бик күп. Бәйрәм чарасына килгән өлкәннәребез мул чәй табыны артында Көшкәтбаш мәктәп-бакча коллективының, мәдәният хезмәткәрләренең матур чыгышларын карадылар.
Район һәм җирле җитәкчеләребезнең котлауларын кабул итеп, аларга үзләренең үтенечләрен, рәхмәтләрен җиткерделәр. Ахырдан үзләре дә матур җырларын,шигырьләрен бүләк иттеләр. Шулкадәр матур, җылы очрашу кичәсе булды әлеге көн...
Кабат бәйрәм белән сезне, мөхтәрәм затларыбыз! Чараны оештыруда көче кергән һәр кешегә: колхоз җитәкчелегенә,бухалтерия кызларына,мәктәп-бакчанын җитәкчесенә, укытучы-тәрбиячеләренә, пешекче кызларына, хезмәткәрләренә, клуб мөдиренә, җырчыларыбызга зур рәхмәтебезне белдерәбез", дип яза ШАТ-Көшкәтбаш сайты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250