Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Көшкәтбашта чәйне дә күмәкләшеп эчәләр (+фоторепортаж)

"Эчсәң чәй - җанда җәй. Чынлап та шулай булды кичә, кайнар коймак, тәмле гөбәдия, яңа бал, виктория кайнатмасы, бакчадан гына өзелгән кыяр-помидорлар, җиләк-җимештән бизәп ясалган искиткеч салат, авызда эреп китә торган кош телләре һәм башка бик күп тәм-томнар.

Ә иң тәмлесе беләсезме нәрсә булды? Әлбәттә, ЧӘЙ!!! Төрле үләннәрдән ясалган чөйнең тәме искиткеч иде.
Балалар, тормыш иптәшләребез белән булган, эш вакытында килеп чыккан кызыклы хәлләрне, күңелле мизгелләрне искә төшереп, рәхәтләнеп көлештек, биедек, такмаклар әйтештек, гомумән, бик күңелле утырдык.
Янәшәдә урман шаулый, каршыда иген басуы чайкала, юлдан тыз-быз машиналар үтә, тирә-якта кыңгырау чәчәкләре серләшә, ә без күмәкләшеп шул матурлыкка хозурланабыз. Шундый рәхәт бит безнең авылда, исән-имин генә булыйк", дип хис-кичерешләре белән бүлешәләр көшкәтбашлылар.
Әлеге җәйнең башланмаган бер ае бар, көз дә бәлки җылы килер, кабат чәйләп алу теләге дә уяныр әле авылдашларда, ансында инде башкалар да кушылыр безнең актив апаларга. Ничек кенә булмасын, сихрилеккә күмелгән табигать кочагында очрашып аралашу, рәхәтләнеп чәй эчүгә бернәрсә җитми инде, җәмәгать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250