Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кукмарада эт-бүреләр малларга ташлана?

Кукмара районындагы Ядегәр авылында малларга бүреләр ташлана дигән хәбәр килеп иреште.

Ачыклык кертү өчен, авыл халкы белән сөйләшеп алдык.

Шушы авылдан бер укучыбыз әйтүенчә, бу хәл дөреслеккә туры килә.

— Кызганыч, шулайрак шул. Ләкин чып-чын ук бүре түгел, эт белән бүредән туган нәрсә дип әйтәләр аны. Үзем дә ишетеп кенә беләм, — диде ул.

erid: 2Vtzqv1AZW9

Ядегәр авылыннан Райнур Әсхәдуллин да хәбәрнең дөреслеген раслады. Фотоларын да ул җибәрде.

— Эт үк түгел, бүре дә түгел. Ниндидер катнаш җәнлек бугай ул. Күптәннән түгел генә булган хәл бу. Моңа кадәр андый очраклар булганы юк иде, — дип сөйләде ул. — Безнең маллар түгел бу. Бер генә хуҗалыкка зыян килде. Сарыкларны җәрәхәтләп өлгергәнәр, талаганнар. Алар куркып суга төшкән. Шунда үлгәннәр дә. Бу җәнлек юк инде хәзер, — диде ул.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара бүреләр

erid: 2Vtzqv1AZW9