Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кукмарада янгында 20 яшьлек кызның гомере өзелгән (+фото)

Янгын 28нче сентябрь көндез булган.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Кукмара районы Лельвиж авылында 140 квадрат метр мәйданда йорт яны корылмалары янган.
Янгынны сүндергән вакытта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре 20 яшьлек кызның янган гәүдәсенә тап булган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде.
Янгын турында хәбәр ашыгыч хезмәтләрне чакырту 112 бердәм номерына бүген 10.57 сәгатьтә барып ирешә. Янгын сүндерелгәч йорт хуҗасы аның әнисе янында 20 яшьлек кыз булуын, әнисе белән берлектә янгыннан милекне коткарырга булышуын һәм әлеге вакытта ул кызны таба алмавын хәбәр итә.
Сарайдан калган хәрәбәләрне аралаганда янган кеше мәетенә тап булалар. Әлеге мәет нәкъ шул кызның гәүдәсе була. Кызның үлем сәбәпләре ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250