Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кул кычыту фаҗига сәбәпчесе булмасын иде

11 сентябрь көнне башкалада булган фаҗига турында хәбәр иткән идек инде. Кичә юл-транспорт һәлакәтендә 10 яшьлек кызы һәм әнисе вафат булган җиргә светофор куйганнар. Соӊ булса да бу эш эшләнгән.

Үзебездә балаларныӊ юлда, машина күп йөри торган урыннарда куркынычсызлыгы турында кайгыртабызмы дигән сорауга уӊай җавап бирү авыр. Бистәнеӊ өченче һәм дүртенче балалар бакчалары янында көз көне олы юл кырыена әти-әниләр көче белән манекен-макет ясалган иде. Кемнәрнеӊдер кулы кычытып, аны җимереп аттылар. Үзе генә тормасын, диптер икенчесен дә юкка чыгардылар. Ә шундый ук манекен Арчаныӊ әйләнеш юлында инде елдан артык тора, тигән кеше дә юк, ватмыйлар да. Әле җитмәсә, Чүриле, Мәтәскә һәм Үрнәк авылларында тагы икешәрне куйганнар. Безнекеләр барып кына ватмаса, алары да торачак әле.

Мондый манекенны Балтачта гына түгел, Норма, Кече Лызи, Карадуган, Салавыч, Яӊгул, Шеӊшеӊәр авылларна да куярга кирәк. Бу бит турыдан туры энекәш-сеӊлекәшеӊнеӊ, балаӊ яисә оныгыӊныӊ куркынычсызлыгы турында кайгырту дигән сүз.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юллларда