Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Күңел түрләремдә яткан бер истәлегем

Пионерия туган көн безнең өчен матур, көтеп алынган бәйрәм иде

19 май - Пионерия туган көн күңелемдә якты, матур хатирәләр булып сакланган.Ул көнне без (Балтач районы Сосна урта мәктәбендә укыганда) чәчәкләр, шарлар тотып, колонна ясап, җырлар җырлап, туган авылымның озыын урамы буйлап түбәночка төшеп китәбез.(Алдагы көнне без - кызлар, Гөлчәчәк, Рузилә, Гөлназ, Римма һәм мин, агачның тармаклы ботагын сындырып алып, аны юнабыз, чәчәкләр ясап шул ботакка беркетәбез, шарлар тагабыз.Үзебезчә хыялланабыз инде). Шулай китәбез тезелешеп, бөтен олылар капка төбенә чыгып безне карап кала... шундый рәхәт... көн матур, җылы, укыйсы да түгел бүген...Түбәночка төшеп җиткәч, авылны чыгып әзрәк баргач, тирә-ягы матур куаклыклар, агачлар белән уратылып алган бик матур җиргә килеп җитәбез. Аны "Себрәч" дип атыйлар иде...(Их, ул матур җирләрне күрмәгәнгә дә бик күп сулар аккан инде). Килеп җиткәч башта алып килгән ашауларны ашыйбыз... Аннары төрле спорт уеннары башлана. Нинди генә төр спорт уеннары юк иде анда. Сынатасы килми, классларга урыннар билгелиләр. Шулай итеп, төрле уеннар белән, күңелле итеп вакыт үтеп тә китә. Шуннан кайтырга чыгабыз. Ләкин туры кайтасы түгел әле. Безнең түбәночта Сөембикә исемле туган апайлар яши. (Мәрхүмә инде, урыны оҗмах түрләрендә булсын). Кызлар белән шуларга кереп, кунак булып, чәйләр эчеп, кичкә генә өйләргә кайтып җитәбез. Шулай ук кайбер елларны Кара күлгә дә бара идек. Анысы да күңелдә якты хатирәләр булып саклана. Пионерия туган көн безнең өчен менә шундый матур, көтеп алынган бәйрәм иде.Ә пионерга кергәндә миңа галстукны 8 класста укучы Сабитова Фәния бәйләде...Югары класс укучыларын без бик хөрмәт итә идек, алар безгә үрнәк булып торалар иде....
Фотода укытучыларыбыз Марсель абый Миннебаев, Флера апа Рахматуллина, Мөнир абый Зәйнуллин мәрхүмнәр инде, урыннары оҗмах түрләрендә булсын. Классташларым Таһир һәм Илгиз, сезнең дә дә урыныгыз оҗмахта булсын, яраббым, амин, - дип Энҗе Галиәхмәтова пионер чагын искә төшерә.

Чыганак: https://vk.com/feed?w=wall286667364_5766

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев