Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Куныр авылында янгын шәхси хуҗалыкка шактый зыян салган (фото)

Бүген иртәнге сәгатьләрдә Куныр авылында янгын чыккан.

Фәрит Рәшитов хуҗалыгында чыккан янгын барлык авылны аякка бастыра. Абзар яна башлавын күрү белән район янгын бүлегенә хәбәр ителә. Янгын сүндерү машиналары килеп җиткәнче әлеге урамда яшәүчечеләр генә түгел, авылның яше-карты ярдәмгә ашыга. Янгын урынына иң беренче җирле янгын сүндерү машинасы килеп җитә. Аның артынннан ук күрше Киров өлкәсе Малмыж районының Порез авылыннан ярдәм килә. Пыжмара, Арбор һәм Балтачтан килгән янгын сүндерүчеләр дә оперативлык күрсәтә. "Якты юл" җәмгыятенең барлык су тутырылган техникалары да янгын сүндерүдә катнаша. Авыл халкы, күрше-күләмнең бердәмлеге дә янгын сүндерүдә бик булышты, диләр якын-тирәдә яшәүчеләр. Мал абзарлары шактый зыян күргән, бердәм тырышлык белән генә ялкын өйгә күчми калган.
Табигатьтә артык эссе көннәр хакимлек итү, корылык хөкем сөрү сәбәпле, халыктан аеруча да сак булу, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү сорала. Су сыешлыклары һәрчак тулы торсын, тәмәке төпчекләре, шырпы калдыклары тиешсез урыннарга ташланмасын. Мунчаларны артык кыздырмагыз, балаларны күзәтүсез калдырмагыз. Мичләрнең төзеклегенә һәм электр чыбыкларының торышына да игътибарлы булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250