Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кунырда гөмбәчеләр ярыша (фото)

Куныр авылында "Гөмбә-2016" фотобәйгесе игълан ителгән.

Авыл белән шәһәр арасында аерма юк диярлек хәзер. Булса да авылларда шул трамвай, трллейбуслар гына йөрмидер. Авыллар да заманча яши бүген, шәһәрдән калышмый, дип әйтәсем килә. Әле кала кешеләренә караганда авылныкылар күңеллерәк тә яши кебек. Яшьләр генә түгел, олыраклар да бик актив хәзер. Бүгенге көндә һәр авылның үз сайты эшләп килә. Моны бит беркем дә өстән кушканга эшләми. Заманасы шуның белән бәйле булганга сайтлар аралашу чарасы булып тора. Анда аралашып кына калмыйлар, төрле конкурслар үткәреп, җиңүчеләрне дә бүләклиләр. Кыскасы, күңелле яшиләр. Иң мөһиме - эш күп, вакыт җитми дип зарланмыйлар.

Күптән түгел Куныр авылы сайтында игълан ителгән "Гөмбә-2016" фотобәйгегә юлыктым.1, 2, 3 урын алучыларга бүләкләр дә ышандырганнар. Менә бит күңел бирү генә кирәк, авыр эш түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250