Куныр Сабан туенда ике баш батыр билгеләнгән (фото)
Кунырда быел көрәш ярышларына матур яңалык керткәннәр.
Куныр авылы Сабан туенда быел ике батыр билгеләнгән. Беренчесе көрәш буенча булса, икенчечесе кыр батырлары арасында ачыкланган.
Татарча көрәштә Куныр егете Диншат Гарифуллин баш батыр калган. Котлыйбыз!
Кунырда быел көрәш ярышларына матур яңалык кертеп, сабан батырлары арасында да иң-иңнәрне ачыклаганнар. Игенче-механизаторлар хезмәттә генә түгел, келәмдә дә бил алышкан. Сабан батыры исеменә Илгизәр Һадиев лаек булган һәм тәкә белән бүләкләнгән. Ихластан котлыйбыз, Илгизәр!
Әлеге төр ярышның идея авторы һәм төп спонсоры Рәис Гыйләҗев. Шулай ук сабан батырлары көрәшенә Фәрит Җәләлиев (ике капчык ашлык), Фаяз Мөбарәкшин (триммер), Рафил Шәйхиев (микроволновка) иганәчелек ярдәме күрсәткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев