Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Курмала яшь балыкчылар Сабантуй ясады (+фоторепортаж)

Җәйге каникулларның матур мизгеле булган балык тоту кыйссаларын Курмала бөясенә баргач күреп кайттым.

Балалар әти-әниләре белән матур бер көндә балык тотарга килгән. Биредә чын Сабан туе. Сокланып, кызыгып балаларны читтән генә күзәтәм,"Эх, минәйтәм, нинди матур вакытлары. Борчу-хәсрәтсез, самими чорлары".

Әнә Кариле егете. Илмир Фатыхов 4 сәгать балык тоткач, булмады, кайтам инде дигәндә генә зур балык эләктерде. Көчкә тартып чыгарды батыр егет. Шатлыгыннан табышын күтәреп балык тотучыларның һәрберсенә күрсәтеп чыкты. Куанычыннан:

- Эх, чиләкнең генә кечкенәсен алганмын, - дип елмаеп алды ул.

Күр, кызлар да зур кармаклар тотканнар, чын балыкчылар, диярсең. Кечкенә балык тотканга да ничек итеп куана алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250