Кыргый хайваннарны саклау идарәсе хәбәр итүенчә, агымдагы елда ау сезоны 19 нчы апрельдән 29 нчы апрельгә кадәр рөхсәт ителәчәк.
Язгы ау сезонында ау кагыйдәләрен кабаттан искә төшерү зыянлы булмастыр. Чөнки аучылар җәмгыятендә яшь аучылар артып тора, стажлы аучылар да онытылырга мөмкин.
Язгы ау, беренчедән, бары тик ата үрдәккә, казларга, урман шөлдиенә генә ачыла. Икенчедән, ауга йөрү, аучылык җәмгыятендә исәптә торучыларга гына рөхсәт ителә. Ауга чыкканда, аучылык билетын, мылтыкка һәм аны куллануга, теге яки бу кошны шушы сезонда аулауга рөхсәт белешмәсе янында булырга тиеш.
Саклану чаралары кагыйдәләреннән, гомуми таләпләрдән тайпылырга ярамый. Мәсәлән, мылтыктан атканда кеше яши торган җирдән кимендә 200 метр читтә булырга тиешсең. Үзең нәрсә икәнен күрми торып тавыш, хәрәкәт булган якка ату катгый тыела. Ауга күмәкләп чыкканда бер-береңне кайсы ноктада икәнен белеп тору аеруча мөһим.
Һәр төрле транспорт чарасы белән теләсә кая керергә ярамый. 5 миллиметрдан да эре картечьләр, пулялар белән атмаска кирәк. Ауга чыкканда үзең белән бары тик токымлы этләрне генә алып чыгу зарур. Атып алган киекне рөхсәт белешмәсендәге кисеп алына торган талонда күрсәтеп кенә алып кайтырга мөмкин. Шулай ук үзләренең ял иткән урыннарын чиста калдыру, куркынычсызлык кагыйдәләрен бозмау, учак ягу, корыган печәнгә ут төртү кебек кирәксез эшләр белән шөгыльләнмәү аучыларның әхлак тәрбиясен күрсәтә. Табигатькә зур зыян китермичә, хәвеф-хәтәрсез язгы ау сезонын матур үткәрү үзебезнең намуста.
Фото: http://www.fising-expert.ru/?p=1484
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев