Кышка рассольник, борщ әзерлибез
Кышын ашлар пешерергә уңайлы булсын өчен рассольник, борщны күпләп әзерлим. Сезгә дә рецептларын тәкъдим итәм.
2,5 кг. помидор
1кг. суган
1 кг. кишер
2 стакан арпа ярмасы (перловка)
5-6 лавр яфрагы
1 стакан сыекмай
3 аш кашыгы шикәр комы
3 аш кашыгы тоз
100 грамм уксус
1,5 сәгать кайнатырга. Кайнар килеш стерильләштергән банкаларга тутырып, ябарга.
P.S. арпа ярмасын бераз бүрттереп алу кирәк.
1,5 кг чөгендерне 100 грамм уксус өстәп, 300 грамм сыек майда кайнарлап алабыз. Шуңа 600 грамм кишер
1 кг. суган
3 кг. кәбестә
2,5 кг. иттарткычтан чыгарылган помидор
1-2 яфрак петрушка
3 аш кашыгы тоз
0,5 стакан шикәр комы салып,1 сәгать кайнатабыз һәм кайнар килеш стерильләштергән банкаларга тутырып, ябарга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев