Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кыш ничек киләчәк? Халык синоптигы фаразы

20 сентябрьгә кадәр Рәис абый кабак, ташкабакларны җыярга кушты. 20сеннән соң кыраулар төшә башлый, ди.

Арча районының Ашытбаш авылыннан халык синоптигы Рәис абый Шәкүров узган ел кышка керер алдыннан, көрәкләрегезне әзерләгез, карлы кыш киләчәк, дип кисәткән иде. Сүзе дөрескә чыкты, рәхәтләндек кар көрәп.

Ә быелгы кыш ничек булыр? Рәис абыйга шалтыратып, шуның турында сораштык.

— Кар күп булмас, әмма суык булырга охшаган. Күчмә кошлар быел бик иртә китте. Димәк, салкын булачак. Аннары бәрәңге сабаклары төньякка ятып үсте, бу да кыш салкын булачак дигән сүз. Көньякка ятып үссә, гадәттә җылы була, — ди ул. 

Беренче кар 10-11 ноябрьдә үк төшәсе ди. Әмма 29 ноябрьгә кадәр яуган карлар эреп бетәчәк. 

20 сентябрьгә кадәр Рәис абый кабак, ташкабакларны җыярга кушты. 20сеннән соң кыраулар төшә башлый, ди. 

Ә бу җылы көннәр тагын бер атна гына тоткарланачак икән.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һава торышы