Кыш китмичә, яз киләме?
Календарьда мартның соңгы көннәре. Язның беренче ае тәмамланса да, кышның әле бирешер исәбе күренми.
Көндезләрен инде яз килүгә ышанып бетсәң дә, иртә-кичләрен булган салкыннар әле кыш хакимлек итүен искә төшерә. Соңгы бураннарны карга бураны, сыерчык бураны дип юрасак та, әлегә язның беренче хәбәрчеләре – кара каргалар да авыл урамнарына хуҗа булмады, аларны бик-бик сирәкләр генә күрергә өлгерде, бу да үзенә күрә яз тоткарлануга бер хәбәр.
Күпләр инде салкыннардан, көнаралаш диярлек яуган карлардан да арыды кебек. Бу аңлашыла да: күңел язны көтә. Әмма табигатьнең үз кануннары – ул безнең теләкләргә дә карамый, фаразларга, сынамышларга да, календарьга да тулысынча буйсынмый. Заманча җиһазланган метеоүзәкләр дә хәтта өч көнлек һава торышына алдан рас килә торган мәгълүмат бирә алмый. Шуңа да безгә сабыр гына көтәргә кала. Язы да бит аның бер елны иртә килсә, быелгы кебек, бер елны соңрак “юлга чыга”. Тик шунысы хак: ул барыбер киләчәк. Әмма иртә килгәне бер куркытса, соңга калганы тагын вәсвәсәле уйларга нигез була шул. Хәер, яхшыга өметләнергә кирәк.
Әнә, үткән атнада бөтен төрки дөньясы шау-гөр килеп, Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтте. Балтачыбызда да барлык балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, авылларда диярлек, шулай ук район күләмендә дә бу уңайдан махсус чаралар – кышны озату, язны каршы алу бәйрәмнәре үтте. Кайдадыр ул спорт ярышлары формасында, ә кайдадыр күңелле стартлар, гадәти булмаган кызыклы ярышлар, гаилә бәйрәме буларак оештырылды. Катнашучыларның күплеге, табигатьтәге яз исе, яз сулышы, оештыручыларның тырышлыгы аларның һәркайсын кабатланмас, матур бер чарага әйләндерде. Әлеге бәйрәмнәргә чаңгы сезонын ябу уңаеннан район башлыгы призына үткән ярышлар да өстәлде. Бу кадәр зурлап озаткач, кыш китми калмас инде дисезме? Ул үзе дә, килешкәндәй, соңгы көннәрдә шактый җылытып, җепшек карлар (бәлки ләйсән яңгыр да) яуды. Урамнарда гөрләвекләр, көндезләрен күлләвекләр күренә башлады.
Яз ул, килешәсездер, романтикага гына түгел, мәшәкать-проблемаларга да шактый бай чор. Инде күпләр түбәләрен, өй кырларын карлардан арчыды, кемнәрдер капка төпләренә, каралты тирәләренә канаулар казыды... Кайберәүләр алдан-ала әзерлек чараларына керешсә, кемнәрдер әле карның күплегенә хафаланып, нидән башларга белми, уйлана, көннәрнең тагын бераз җылынуын көтә кебек. Дөрестән дә, белгечләр быел кар күп, әмма ул тыгыз түгел, көпшәк, шул сәбәпле, куркырга нигез юк дип тынычландыра. Әмма бу вакытларда үзеннән-үзе көнләп-сәгатьләп “сыза”, югала торган кар өемнәре быел әлләни кимергә ашыкмый. Көн саен диярлек яңасы өстәлеп тору да үзенекен итәдер. Мондый шартларда һава торышының кинәт җылынуы шактый куркынычка әйләнергә мөмкин. Шуңа да алдан-ала кайбер саклык чаралары күрүчеләрне хупларга гына кала.
Әлегә авыл урамнарында соңгы вакытта яуган бураннардан калган көртләр шактый. Бигрәк тә асфальт юллар булган авыл урамнары өчен куркыныч бу кадәресе. Аларның үз җаена эреп бетүен көткәнче, урам уртасыннан аккан сулар асфальтны тәмам эштән чыгарырга мөмкин. Ул көртләр арасыннан көрәк белән канау казучылар булыр дип тә ышанасы килми...
Шушма елгасы, инешләр янәшәсендә яшәүчеләрне, язгы ташулар көчлерәк булган елларда зыян күрүчеләрне дә истән чыгарырга ярамый. Бу уңайдан да чаралар күрү, һичьюгы планлаштыру зыянга булмас.
1 апрельдән инде районыбызда чисталык ике айлыгы башлана. Димәк, кар астыннан чыккан чүп-чарларны җыештыру, өмәләр үткәрү чоры җитә. Бу айлыкта тикшерү рейдлары, комиссияләре еш булуын искә төшерик тә, һәркем үз каралты-тирәсен көндәлек тәртипләп тотуны гадәт итсен иде. Юкса, һәр елны бу чорда экологлар белән аңлашылмаучылыклар килеп чыга, протоколлар төзелеп, эшләр комиссиягә киткәч, штрафлар түли башлагач, үпкәләүләр-ризасызлыклар пәйда була. Аны булдырмауның иң җиңел һәм бердәнбер юлы: бөтенесен үзең белеп, даими чистарту һәм төзелеш материаллары булган очракта, җирле үзидарәләрдән белешмә алып кую. Шушы гади ике генә шарт үтәлгәндә дә сезгә беркем, бернинди кисәтү ясамас.
Кыскасы, бүген кыш китеп бетмичә, яз килмәс әле дип тынычлану урынлы ук түгел. Бөтен вәзгыятьне үзгәртергә һава температурасының бер-ике көн югары торуы да җитеп ашачак һәм ул бик күп көтелмәгән хәлләргә сәбәпче булырга мөмкин. Әзер торыйк: яз көтмәгәндә килергә ярата...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев