Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Көз дә соңга калырмы?

Быел иртә килә дигән языбыз соңарды, җәй унбиш көнгә кичекте, ә көз нишләр икән?

Ул да җәйнең тулмый калган унбиш көнен тутырырга ирек бирерме, әллә үз вакытым җитте, календарьда көз инде дип, үз "графигы"нда тәрәз чиертерме? Синоптиклар алдан-ала быел сентябрь коры һәм 30 градуслы эсселәр булачак дип юраган иде дә, тора-бара бу фаразларының чынга ашмавын белептер инде, сентябрьнең беренче атнасы гына кояшлы булачак ди башладылар. Тик табигатьнең үз фаразы, үз закончалыгы. Инде көннәр сизелерлек кыскарды, кичләрен иртә караңгы төшә, төннәрен салкын. Урамда көз исе, җәмәгать, табигатьтә дә ярым шәрә кырлар, саргылт яшел төскә кергән агачлар, көннән-көн җетеләнә барган миләшләр дә, ешрак каркылдашкан кара каргалар да шуны искәртә инде. Елның төсләргә бай, каршылыклы да, моңсу да, матур да чагы янәшәдә генә инде. Төкле аягы, бәрәкәте, җан тынычлыгы, куанычлары белән килсен иде ул!
Фото: fb.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250