Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Көзләрдә дә язлар кабатлана (+фото)

Галиҗәнап табигатьнең дә саташкан вакытлары булгалый. Җәйге салкыннар, кышкы яңгырларга беркем дә шаккатмый хәзер.

Менә көзен чәчәк аткан агач-үсемлекләрне һәркем дә күрә алмый. Быел бакчабыздагы тәбәнәк чиядә бер тәлгәш ап-ак чәчәк күрдем, кабат исемә төшеп рәсемгә төшерергә чыкканымны көтеп тормаган иде чия.
Ике атна элек бер нәркис гөлем дә чәчәк атты. Шул тирәдә эшләп йөргән улыма да күрсәттем әле. Каршы як күршебез Венера апаның балан куагында кып-кызыл яфраклар һәм баланнары арасында бер чәчәк тәлгәшен күрдем. Инде монысын ничек тә төшерергә кирәк дип, урындыклар алып чыгып үрелеп-сузылып тәки төшердем.
Җиләкләрнең чәчәк атканын ара-тирә күргәләгән бар иде үзе. Ә боларын үзе бер могҗиза дип кабул иттем әле!

Гөлсинә Животникова,
Чепья авылы.
Автор фотолары.
erid: 2VtzqwTSgT9

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

erid: 2VtzqwTSgT9