Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ландыш Нигъмәтҗанова: "Бирсәләр – бирәләр, бирмәсәләр – юк. Кешенең күпме нервысы бетә"

Балалы гаиләләрнең тормыш шартларын яхшыртуга юнәлтелгән дәүләт программалары җитәрлек. Киләсе елдан бу ярдәм тагын артачак. Рөстәм Миңнеханов карары белән, 2020 елдан балалы гаиләләр өчен өстәмә пособиеләр түләнә башлар, дип көтелә.

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтүенчә, Татарстан Президенты карары белән, киләсе елдан гаилә кереме аз булган күп балалы гаиләләр балалар бакчасына түләүдән азат ителәчәк. Айлык уртача кереме яшәү минимумыннан азрак булган гаиләләрдәге өч яше тулмаган балаларга дарулар алу өчен ел саен 10 мең сумлык сертификат бирү күздә тотыла.

Болардан тыш биш һәм аннан да күбрәк баласы булган аз керемле гаиләләргә өстәмә пособие түләнәчәк. Татарстанда шундый 627 гаилә ай саен 4әр мең сум акча ала башлаячак.

Ә сез өстәмә дәүләт ярдәменә ничек карыйсыз?

Ландыш Нигъмәтҗанова, өч бала анасы, Татарстанның атказанган артисты:

– Ана капиталын алдым, өченче балага җир биргәннәре юк әле, документларын җыеп тапшырдык, чират җитми, күрәсең. Сорап йөри торган гадәтем юк, бирсәләр – бирәләр, бирмәсәләр – юк. Дәүләтнең күп балалы гаиләләргә ярдәм итүе – бик күркәм гамәл, бары шул ярдәмне алыр өчен документ җыеп интегәсе булмасын иде ул. Электрон система, диләр, әмма авыл халкы аны аңлап бетерә алмый, яшьләр өчен дә катлаулы ул, документ җыю процессын камилләштерергә кирәк. Мохтаҗ икәнеңне раслап йөреп, кешенең күпме нервысы бетә. Күп балалы гаиләләргә тиешле ташламалар турында күбрәк сөйләсеннәр иде. Күпләр алар турында белми дә кала.

Әдилә Вафина, өч бала анасы, Яшел Үзәндә тәрбияче:

Минем өчен иң көткән яңалык – балалар бакчасына түләүдән азат итү. Ник шундый закон кертмиләр дип гел әйтә идем. Өч балалыларга ташламалар каралган анысы, ләкин барыбер өч сабыең да балалар бакчасына йөри икән, түләүләр гаилә бюджетына сизелерлек «суга».

Ания Гайнуллина, өч бала анасы, декрет ялында:

Балалар авырып китсә, өчесенә өч төрле дару алырга туры килә. Чөнки бер яшьлек сабыйга абыйларына яраган дарулар туры килми. Кыскасы, томау төшсә дә, өчесенә бер мең сумлык дару ала идем. Дарулар өчен ун мең сумлык сертификат бирелсә, яхшы инде. Бу вәгъдәләр сүздә генә калмасын иде.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев