Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Әҗәле суга тарткан

Якыннары әйтүе буенча соңгы вакытларда Мөнир абый су коенасы килә дип еш әйтә торган була. Көннәр эссе торганлыктанмы, әллә инде әҗәле суда булганмы?

6 июль көнне көндезге сәгатьләрдә Шубан плотинасында 1966 елгы ир суга батып үлә.

Арбашта яшәүче Мөнир Нурмөхәммәтов өчен 6 июль иртәсе гадәти башлана. Берничә сәгатьтән гомере өзеләчәге хакында шик тә булмый.

Якыннары әйтүе буенча соңгы вакытларда Мөнир абый су коенасы килә дип еш әйтә торган була. Көннәр эссе торганлыктанмы, әллә инде әҗәле суда булганмы?
Мөнир Нурмөхәммәтов ялгызы яшәгән, хатыны вафат, балалары булмый. Ялгыз яшәсә дә, пөхтә, эшчән була. Башта маллар тоткан булса, соңгы елларда куяннары гына була. Ни хикмәт, быел алары да үлеп беткән. Фаҗига буласын алдан сизенгәннәр диярсең. Бакчасында бәрәңгесе, кыяр-помидоры, карлыганнары – барысы да шаулап үсеп утыра.

– Мөнир бик тырыш, ачык кеше иде. Заманында Карадугандагы мебель фабрикасында эшләде. Инвалидлык алгач, эшләмәде инде. Эчеп йөрмәде, йортына кеше җыеп ятмады. Әҗәле суга таркан, күрәсең. Мөнирнең үлеме хакында күршеләребез шалтыратып әйтте. Ирем Корбангали тиз генә бер авылдашыбыз белән Шубанга чыгып китте, – дип сөйли туганы Гөлсинә апа.

Фаҗига булган урын

Фаҗига булган урын

Су коенучылар сүзләренә караганда, Мөнир абый бер тапкыр йөзеп чыга да хәл алырга яр кырыена утыра. Икенче тапкыр суга кергәч, бата башлый һәм йөрәге тибүдән туктап батып үлә.

erid: 2VtzqwTSgT9

– Күңел ышанмый. Бик кызганыч. Менә өчесен, җидесен үткәрдек. Риза булып ятсын инде, – диләр мәрхүмнең якыннары.

Карадуган авыл җирлеге башлыгы урынбасары Фәйрүзә Миннебаеваны да күреп сөйләштек. Ул да Мөнир әфәндене бары яхшы яктан гына телгә алды.

Белгечләр фикеренчә, сулыкларда үлү очракларының төп сәбәпләре – тыелган урыннарда су коену, исерткеч эчемлекләр куллану, йөзә белмәү, балаларны күзәтүсез калдыру, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү, сәламәтлеге чикләнгән кешеләрнең су керүе һәм су коенуны тыю буенча билгеләр куелмау. Йөрәк авыруы булган кешеләргә су кергәндә бигрәк тә сак булырга кирәк. Мондый чирле кешеләрнең тән температурасы кинәт үзгәрүдән йөрәген паралич сугарга ихтимал. Кайбер кешеләр үз-үзләренә бик нык ышанып, сакланмыйлар. Алар ярдан эчкә бик еракка керәләр, үзләренең кире ярга кайтыр өчен көчләре җитүен уйламыйлар һәм хата җибәрәләр.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шубан авылы суга бату плотиналар бөя

erid: 2VtzqwTSgT9