Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Лена апа китте

Норма авылында яшәүче волонтер Елена Вәлиева тагын юлга кузгалды

Яңа елда балаларны котларга бүләк төяп Кыш бабай килсә, сугыш афәтләре кичергән ятимнәргә бүләк төяп Елена Вәлиева бара.

Норма авылында яшәүче волонтер Елена Вәлиева тагын юлга кузгалды, ерак араларны якын итеп, утлы ядрәләрдән курыкмыйча нәни дуслары янына юнәлде.

Бик рәхмәтле ул үзен тыңлаган шоферларга, аларның гаиләләренә, балалар йортына кирәкле әйберләрне алырга булышкан район халкына, юл чыгымнарын күтәрүгә өлеш керткән район җитәкчелегенә. Әлеге эш изге саналса да, Елена апага җиңелләрдән бирелми, барысын да тәртипкә салырга, исемлеген алып барырга, акчаларны тауарларга әйләндерергә кирәк. Өстәвенә әле хуҗабикә эшләре, бакча эшләре җитәрлек, оныклар да яраткан әбиләрендә еш кунак.

erid: 2Vtzqv1AZW9

Әлеге минутларда Елена апа изге җанлы юлдашлары белән Мордовия якларын узып бара, исән-сау йөреп кайтырга, сабыйларын куандырырга язсын аларга. Ә инде ярдәме тигән һәр райондашка кылган гамәлләре үзләренә әҗер саваплары булып кайтсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гуманитар ярдәм

erid: 2Vtzqv1AZW9