Лилия Гарифуллина: "Авыл булса, көтүле булсын!" (+фото)
Беренче көтү көнен шулкадәр яратам мин. Май күптән башланса да, җиһан яшеллеккә күмелсә дә, шомыртлар чәчкә атса да, авыл барыбер әле уянмаган кебек. Ә менә беренче көтү көне белән ул чын- чынлап яши башлый ... сулышлары икенчеләнә, урамнарына ямь керә, кешеләренә дәрт керә кебек...
Кыш буе сиңа файда китергән, сине туендырып торган малыңны табигатькә чыгару, аңа ирек кую, күршеләрең белән беррәттән көтү куа алу авыл кешесенең күңеленә рәхәтлек бирә.
Үземнең күптән көтү көткәнем юк, әмма көтүне, агылып көтү киткәнен карарга, чыбыркы тавышын ишетүгә мин бик шат... әллә мин кайчандыр көтүче булып яшәдемме икән?
Авыл булгач шундый булсын, яме... көтүсез авылларны кызганам... аларда рәхәт түгелдер кебек... әлегә бездә рәхәт, шөкер...
Чү, тагын чыбыркы шартлый... димәк көтү бераз алга кузгала... хәерле сәгатьтә башланган көтү сезоны булсын! Малларыбызга исәнлек, үзебезгә сәламәтлек һәм тырышлык насыйп ит, Аллам!
#көтүсезоны
#көтү22
Лилия Гарифуллина
Көшкәтбаш авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев