Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Лилияләр арасында яшәүче Миңсур Вәлиев

34 яшьлек чагында бер аягын югалткан Миңсур Вәлиевны чәчәкләр үстерү остасы ул, газетагызга языгыз әле шуның хакында дигән тәкъдим алгач, Смәел авылына юл тоттык. Капка төбенә чыгып каршы алган әңгәмәдәшемнең ике аягында да басып торганын күргәч, протездадыр дип уйладым. Ләкин ул бер дә ясалма аякта кебек хәрәкәтләнми, бәлки шуңадыр күпләр аның бер аяклы булуын абайламый да...

Смәел авылында күпбалалы гаиләдә абый-апайлы һәм сеңелле булып үсә Миңсур абый. Әтиләре Бөек Ватан сугышында яраланып кайтканлык белән балаларга кечкенәдән кул арасына кереп, йорт тирәсендәге барлык эшләрне башкарырга да, җәйге каникуллар вакытында колхозда эшләргә дә туры килә. Аның балачагы да, үсмер вакыты да яшьтәшләренеке кебек була. Мәктәпне тәмамлаганнан соң армия хезмәтенә алына, ике ел Чита өлкәсендә чик сакчысы булып хезмәт итә. Ватан алдындагы бурычын үтәп кайтканнан соң, Нормада белем алып, колхозда тракторчы, экскаваторчы булып хезмәт юлын башлап җибәрә. Үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкара Миңсур абый. Ләкин бар да 1992 елның 3 августы көнне үзгәрә. Басуда пресска эләгеп, аягы тездән аскы өлештән өзелә әңгәмәдәшемнең. Шул көннәргә әйләнеп кайтсак, нәрсә хис иттегез сез? Бу хәлне ничек кабул иттегез? Яшәргә көч кайдан таптыгыз, дип кызыксынам Миңсур абыйдан.

Бер ноктага озак кына карап утырды ул һәм «Хәтерләмим инде...», диде. Күңел кылларына кабат кагыласым килмәде әңгәмәдәшемнең. 30 ел үтсә дә, димәк әле яралар яңа.

– Операция вакытында тукмак шикелле тегеп кенә куйдылар аны. Алты айдан соң протез куйдылар, хәзер ике ел саен алыштырып тора. Кайсы бик җайлы гына урнаша, кайсы уңышлы килеп чыкмый, үзе көйләп рәтләп бетерә, – ди тормыш иптәше Лилия апа Шакирова. – Мин аяксыз дип зарлана белмәде ул, түбәнсенмәде, эшләмичә дә тормады, элек ничек яшәсә һәм эшләсә, алга таба да тормышны шулай дәвам итте, төшенкелеккә бирелә торган кеше түгел ул. Шушы хәлләрдән соң да берара тракторда эшләп алды әле. Чепьядан Смәелгә газ сузган вакытта магистральне тулысынча ул казып, авылны газлы итүдән зур өлеш кертте. Аннан инде амбарда төрле эшләр башкарды. Кеше арасында кимсетмәделәр дә, үзе дә кимсенмәде. Аның аягы юклыкны да безнең авылда гына беләләр, башка җирдә белмиләр дә. Бер елны Малмыж Сабан туена төшкәч, ирең бер дә протезда йөргән кебек түгел, бик матур йөри бит, диделәр, – дип искә ала Лилия ханым.

Миңсур абый аяк башта сызлап алды, тик хәзер артык сызламый, һава торышы бозылса гына сиздерә, ди.

Бүгенге көндә Миңсур абый тормышның матурлыгын чәчәкләр аша күрә. – Безнең авыл элек-электән кәбестә үстерүе белән данлыклы булган. Әни шунда яшелчәдә бригадир булып эшләгән. Бик ипле, бик салмак, бик сабыр кеше иде ул. Миңсурга да бакчада яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәкләр үстерү һәвәскәрлеге әнидән килгәндер, – ди Лилия апа.

– Кайда һәм кемдә нинди чәчәк күрсәм дә алып кайтам, утыртып карыйм. Артык тәрбияләгәнем бар дип тә әйтә алмыйм. Вакытында суын сибәм, чүпләрдән арындырам. Күчереп утыртасыларын вакытында күчереп утыртам, артыкларын сораган кешеләргә бирәм, сатып акча эшләмим аннан. Бүгенге көндә бакчабызда лилиянең генә алты төсе бар. Тагын роза, георгин, гладиолус, тюльпан, мальва...

Чәчәкләр үстерергә укып өйрәнми язмам герое, тора-бара үзләре өйрәтәләр алар, ди. Кеше сөйләгәннән дә истә кала.

Үстерәсе килгән чәчәге – дельфиниум икән Миңсур абыйның. Утыртып та карадым, никтер китмәде, яңадан утыртасым килә әле, ди әңгәмәдәшем.

Сыңар аяк белән калганда Миңсур абыйга 34 яшь булган. Хәзер шул яшьтә булуым белән аның халәтен аңларга телим, ләкин күңелне курку хисе биләп ала. Миңсур абый бу сынауны кабул иткән, аның белән яшәргә өйрәнгән, күзләрендә бәхет чаткылары уятырдай шөгыль дә тапкан. Бүген алар хуҗалыгында яшелчәләр, җиләк җимеш шаулап үсә, кош-корт асрыйлар. Әле маллар да асраган булганнар, тик гаилә башлыгына инсульт булгач, анысын бетергәннәр. Чәчәкләр үстерүче ир-ат хакында ишетү кемгәдер бәлки сәер тоелыр, ләкин шул гүзәллек арасына кереп киткән язмам герое, гомумән, анда ачылып китә. Аларга карап сөенә, һәрберсенә соклана, күңеленә рәхәтлек ала. Бүгенге көндә шау чәчәктә утырган лилияләре генә дә ни тора бит, ә шулай да иң кадерле Лилиясе янәшәсендә аның. Утыз елдан артык бергә гомер кичергән тормыш иптәше барлык авырлыкларны җиңәргә дә ярдәм иткән аңа. Киләчәктә дә шулай матур итеп, сөенеп яшәргә язсын аларга.

 

Миңсур Вәлиев киңәшләре:

– Лилияләрне 2-3 елга бер күчереп утыртам. Шул вакытта яшь үсентеләрне аерам.

– Георгиннарны көз көне коробкаларга салып өй астына кертеп куям да, язын бәрәңге чыгарганда чыгарам. Җир җылынгач утыртам. Үсентеләре киткәнче тотсаң, авырырак та үсәләр кебек, шуңа бүлбеләр чыкканчы утыртам.

– Гладиолусларны да ел саен көздән казып алып, өй астына кертәм, яз көне марганцовкалы суга салып, аннан пычкы чүбенә утыртып тамырландырам. Тамырлары ныгып киткәч, туфракка күчереп утыртам.

– Тюльпаннарны җәй уртасында казып алам, ел саен көздән яңадан утыртам, ләкин бер урынга ике генә ел утыртам, аннан урынын үзгәртәм. (Әлеге чәчәкнең нинди генә төсе юк Миңсур абый бакчасында. Әле тагын да арттырырга максаты – З.Ф.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Миңсур абый